Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция: Мюнхендә җинаятьче ут ачарга бер ел әзерләнгән


"Олимпия" сәүдә үзәге янында 2016 елның 22 июлендә корбаннар рухына чәчәкләр
"Олимпия" сәүдә үзәге янында 2016 елның 22 июлендә корбаннар рухына чәчәкләр

Җинаятьченең өендә үзең генә һөҗүм оештыру турында әдәбият табылган.

Германиянең Мюнхен шәһәрендә ут ачып тугыз кешене корбан иткән җинаятьче әлеге гамәлгә бер ел әзерләнгән. 18 яшьлек егетнең өендә тентү үткәргәч тикшерүчеләр әнә шундый нәтиҗә ясаган. Бу хакта полиция Би-би-сига хәбәр иткән.

Пистолетны ул интернеттан сатып алган булган. Элгәре Германия полициясе һөҗүм итүченең өендә тентү вакытында аның исламчылар белән бәйләнешен күрсәткән дәлилләр табылмаганлыгын беледергән иде.

Прокуратура мәгълүматларына күрә, рухи яктан сәламәт булмавы да мөмкин, ул күңел төшенкелеге сәбәпле психологка мөрәҗәгать иткән. Егетнең өендә ничек бер үзең генә һөҗүм оештыру турында әдәбият табылган.

22 июльдә Мюнхеннең "Олимпия" сәүдә үзәгендә һөҗүм вакытында тугыз кеше һәлак булды, 22 кеше яраланды.

XS
SM
MD
LG