Хәмитов: "Башкортстанда томанны сәяси максатларда кулланучылар да бар"
Башкортстанны берничә көн каплап торган томан атна ахырына таралачак. Республиканың экология министрлыгы борчулы халыкны шулай дип тынычландырырга тырышты. Мәгълүмәт булмаганлыктан халыкта бу күренешнең сәбәпләре турында төрле фаразлар таралды. Уфанефтехим корылмасыннан агулы матдәләр чыккан, Себердәге урман янгыннарының төтене килеп җиткән һәм башка фаразлар әйтелде. Бер атна билгесезлектән соң республика башлыгы Рөстәм Хәмитов халыкны курыкмаска чакырды. Ул шулай ук бу томан уңаеннан республикада коткы таратып, сәяси вазгыятьне какшатырга тырышучылар булуын да җиткерде һәм моны алдагы сайлаулар белән аңлатты.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?