Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Төркиядә "Заман" газетында элек эшләгән 47 хезмәткәр кулга алыначак


Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган тарафдарлары белән
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган тарафдарлары белән

Хәрби фетнә омтылышыннан соң Төркиядә төрле тармакларда кимендә 60 мең кеше эштән куылды.

Төркиядә көндәлек "Заман" газетының элек эшләгән 47 хезмәткәре кулга алыначак. Бу хакта AFP белдерә.

25 июль хәрби фетнә омтылышы сәбәпле илдәге 42 журналистны кулга алу ордеры бирелгәнлеге хәбәр ителде.

"Хөррият" газеты язуынча, әлеге журналистлар илдәге Конституцион төзелешне җимерү, Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган хөкүмәтен читләштерүне максат иткән "параллель структура" тарафдарлары булган. Төркия хакимияте бу төркем АКШта 1999 елдан бирле яшәүче төрек дин әһеле һәм сәясәтче Фәтхулла Гүлән белән бәйләнештә торган дип белдерә. Гүлән үзенә карата булган гаепләүләрне кире какты.

23 июль Төркия хөкүмәте, илгә өч айлык гадәттән тыш хәл кертелү сәбәпле, Гүлән тарафдарлары белән бәйләнештә булган дип меңнән артык вакыф, утызлап сәламәтлек саклау оешмасы һәм 15 югары уку йортының ябылачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG