Accessibility links

Google үз хариталарында Кырымдагы берничә авылның татар исемен кайтарды


Google харитасында коммунистик исемнәрдән арындырылган торак пунктлары
Google харитасында коммунистик исемнәрдән арындырылган торак пунктлары

Google үзенең хариталарында Кырымның берничә торак пунктын "коммунизмнан арындырды" һәм аларның борынгы татар исемнәрен яза башлады.

Google Maps хариталар төзү хезмәте, Украина үтенечен исәпкә алып, Кырымдагы берничә торак пунктының исемен алыштырды. Бу Украинада барган "коммунизмнан арындыру" програмы кысаларында эшләнә. Хәзер Кызыл Гвардия, Киров һәм Совет районы үзәкләре Корман, Ислам-Терек һәм Эчке дигән исемнәр алды. Красноперекопск шәһәре исә Яңы Капы исеме белән аталды.

Яндекс харитасында совет чоры исемнәре саклана
Яндекс харитасында совет чоры исемнәре саклана

Украина президенты Петр Порошенко элегрәк "коммунистик исемнәр урынына Русия империясе вакытындагы атамалар кайтарылмаячак", диеп тә белдергән иде. Урамнарга һәм торак пунктларга мондый атамалар бирү "гибрид сугыш" алып барган вакытта "йомшак көч куллану", "идеологик һөҗүм итү" кебек каралырга мөмкин, диде ул.

Рәсми Киев идарәсе астында булмаган җирләрдәге торак пунктларның исемен үзгәртү турындагы карарны Украина парламенты май аенда кабул иткән иде. Бу карар Донецки өлкәсендәге 37 торак пунктка, Лугански өлкәсендәге 36 торак пунктка, шулай ук Кырымдагы 5 районга һәм 70 торак пунктка кагыла.

Әле 2012 елда ук кырымтатарлар Кырым автономияле республикасы җитәкчелегенә ярымутрауның топонимиясе мәсьәләсен хәл итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Сүз авылларга аларның тарихи атамаларын кайтару турында барды.

Кырым авылларынның исемен үзгәртү совет хакимиятенең кырымтатарларны бетерү сәясәте кысаларында эшләнде

Кырым җитәкчелегенә "Безнең Кырым" Халыкара иҗтимагый оешмасы исеменнән язылган мөрәҗәгатьтә "Кырым авылларынның исемен үзгәртү совет хакимиятенең кырымтатарларны бетерү сәясәте кысаларында эшләнде", диелә.

"Билгеле булганча, 1945-1948 елларда СССР хакимияте үзенең канунга каршы килгән карарлары белән Кырым топонимиясен үзгәртте. Бу Кырымда гасырлар буе яшәп килгән халыкларны репрессияләү сәясәтенең йомгаклау этабы буларак эшләнде. Бу гамәлләрнең канунсыз һәм Украин халкының мәдәни-тарихи мирасын юкка чыгаруга юнәлтелгән, репрессив, идеологик алым булуын исәпкә алып һәм телгә алынган карарларның җәмгыятькә сизелерлек зыян салуын күрсәтеп, без тарихи атамаларны кире кайтару Кырымның барлык этноконфессиональ төркемнәре өчен дә әһәмиятле дип саныйбыз һәм бу үзара ихтирам, толерантлык, илебезнең тарихи мирасын кайтаруга бер адым булыр, дип ышанабыз", - диелгән иде мөрәҗәгатьтә.

Чынлыкта кырымтатар яшьләре шәһәр һәм авылларның тарихи татар атамаларын үз сөйләмнәрендә әле дә киң куллана. Мәсәлән, Симферополь урынына – Акмәчет, Севастопольне – Акъяр, Евпаторияне Гезлев (Кизләү) диеп йөртәләр.

Июнь ахырында кырымтатар байрагы көне уңаеннан кырымтатар активистлары кырымтатар атамаларына багышланган флешмоб оештырган иде. Чарада катнашучылар үз кала һәм салаларының тарихи атамалары язылган юлкүрсәткечләре тотып фотога төште. Әлеге чара Кырымның тарихи атамаларын таныту максатыннан оештырылды.

Украина алып барган исем алыштыру програмы нигезендә алга таба дистәләгән торак пунктлар янәдән үзләренең кабатланмас атамаларына ия булачак. Восход бистәсе Җәмият, Внуково – Яшләк, Владимировка – Бай-Кыят, Громово – Кыпчак, Далекое – Татар Чагалтае, Зайцево – Муса Али, Марьино – Җан-Баба, Ветрянка – Чәркәз, Кумово – Кызылбай, Огни – Бай-Углы-Кыпчак, Ульяновка – Тәүкел-Найман, Чернышово – Угыз-Углы, Чехово – Агай, Изобильное – Көрбәкүл, Зеленое – Татар-Осман, Профессорский уголок – Тырнак, Машино – Татаркөй, Некрасовка – Гөләмбәй кебек тарихи исемнәр кайтарылачак.

XS
SM
MD
LG