Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стокһольм Җамалага кушылып җырлады


Җамала Allsång på Skansen-2016да чыгыш ясый
Җамала Allsång på Skansen-2016да чыгыш ясый

Евроведение-2016 да җиңү яулаган Җамаланың кырымтатар депортациясенә багышланган "1944" җырына Швеция башкаласында кушылып җырладылар.

Евровидение-2016 бәйгесендә җиңүче кырымтатар җырчысы Джамала янә Швеция башкаласына килеп, кырымтатар депортациясенә багышланган "1944" җырын 26 июльдә тамашачылар белән бергә башкарды.

Allsång på Skansen (Скансенда кушылып җырлау) тамашасы Стокһольмдә җәен һәр шимбәдә кичен уза. Чарага дөньяның күренекле җырчылары чакырыла. Скансен Стокһольмның Юргорден утравына урнашкан ачык һавадагы этнографик музей. Бу шоуның үзенчәлеге шунда: тамашачы башкаручыга кушылып җырларга тиеш.

Җамала Евроведениедән соң кабат Стокһольмга чакыруларына куануын белдерде. Концерт уңаеннан ул: "Бу шәһәр белән бәйле бик яхшы истәлекләрем бар. Җыр бәйгесенең мохите гаҗәеп булды! Әлбәттә, тамаша, продакшн һәм башкалар бөтенесе бик әйбәт, ләкин чын тамашаны бит кешеләр оештыра. Аренадагы тамашачыны әле дә хәтерлим, шуңа күрә монда кире кайтуыма бик шатмын", диде.

Җамаланың Евроведениедә-2016да җиңүе Украинага әлеге җыр бәйгесен үзендә үткәрү хокукын бирде. Әлегә аның Украинаның кайсы шәһәрендә булачагы тәгаенләнмәгән. Киев, Днипро һәм Одесса үзләрендә үткәрергә теләк белдерде. Алдан Евроведение булачак шәһәрнең 27 июльдә игълан ителәчәге белдерелгән иде.

Украина мәдәният министры Евгений Нищук сүзләренчә, бәйгене кайсы шәһәрдә үтәчәген игълан итү, чараны финанслау яклары ачыкланып бетмәгәнгә, билгесез вакытка күчерелгән.

XS
SM
MD
LG