Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җамала җиңүе татарда тагын дилемма чыгарды: милләтме, әллә Мәскәүме?


Евроведение җиңүчесе Җамала
Евроведение җиңүчесе Җамала

Җамаланың Евроведениедә җиңүе Кремль пропагандасының көчен дә күрсәтте һәм татар милләтендәге юшкынны да өскә чыгарды.

Җамаланың Евровидениедә җиңүе татар дөньясында милләтме, әллә Мәскәүме дигән дилемманы өскә калкытты. Үзләрен татарның яшь җырчылары рәтенә куючылар арасында кырымтатарларның ачы язмышына багышланган җыр башкарылганлыгын белмәүчеләр дә булган. Татар җырчылары арасында Лазаревка гына мәдхия укучылар да шактый.

Җамаланың Евровидениедә катнашу мөмкинлеге турында сүз чыгуга ук Русиядә "сәяси җыр"га каршы пропаганда башланды һәм бәйгегә керттермәскә тырыштылар. Кремль теләге белән оештырылган халык миен юу да тәэсирсез булмаган, билгеле шәхесләр арасында да Евровидение сәхнәсен сәясәт кыры белән тиңләүчеләр дә бар.

Азатлыкка фикер белдерүчеләр арасында башка фикердәгеләр – "җыр кырымтатарларның фаҗигале язмышы турында", Европа дәрәҗәсендә җиңүче кызлар тугач, димәк, милләт яши", дип белдерүчеләр дә бар.

Фәрит Иделле
Фәрит Иделле

​Мүнһен шәһәрендә яшәүче журналист, Азатлык радиосының элекке мөдире Фәрит Иделле (Аги) фикеренчә, Җамаланың җыры сәяси түгел, ә кырымтатарларның фаҗигале язмышы турында. Гаиләсе белән ярымфиналны да, финалны да караган алар, Җамалага тавыш биргән.

"Без Җамаланы яклап тавыш бирдек. Мин дусларыма шаяртып: "Телефон төймәләрен җыя-җыя бармаклар да авыртты һәм кесәгә дә зыян килде", дип язып та җибәрдем. Җамаланы кайберләре сәяси бер җыр иде дип тәнкыйтьли, әмма аның җиңүе уңай бер адым булды. Җамаланың җыры сәясәт түгел, ә кырымтатарларның фаҗигале язмышын чагылдырган бер җыр иде. Минемчә, андый җырлар да кирәк, көлке һәм шаярулар белән генә тормышны үткәреп булмый. Дөньядагы бүгенге хәлләрне күз алдында тотканда, андый тәнкыйтьле җырлар бигрәк тә кирәк.

Бу җыр татарларны берләштерүгә өлеш кертерме, әллә юкмы – ансы икенче мәсьәлә. Кешенең хәтере бик кыска ул, бер җанланып китә дә, соңыннан онытыла. Татарстанның суверенлыгы игълан ителгәндә нинди җанлану булганны онытмыйк, әмма бүгенге хәлне искә төшерсәк, ул көннәрнең эзе дә калмады дип әйтергә була.

Бу җырның кырымтатарлар алдында торган проблемнарны күтәрергә файдасы булыр дип уйлыйм. Әмма кырымтатарларның хокукый һәм мәдәни ихтыяҗларын чишәргә файдасы булырмы? Хәзер кырымтатарларның хәле бигрәк тә кыенлашты, яман хәлдә алар, бернинди ирекләре дә юк. Кичә генә хәбәрләрдә Кырымтатар Мәҗлесе рәисе урынбасары (Ильми Умеров) өендә тентү үткәнен, кулга алуны күрсәттеләр. Хәзер кырымтатар өчен башын күтәргән кешене изәләр, әмма бер уңай ягы бар – Украина кырымтатарларның мәнфәгатьләрен яклый башлады кебек", ди Фәрит әфәнде.

Швециядә яшәүче хокук белгече, татар җәмгыяте активисты Түркәр әфәнде Соуккан Җамала җиңүеннән соң социаль челтәрләрдә татарларның Украинага һәм Җамалага каршы фикер белдерүенә нык аптыраган.

"Мин бәйге көнне Җамаланың җиңүен теләп иртән 9да, көндез 12дә, кич 6да Фейсбукта чәчәкләр куйдым, аңа уңышлар теләдем. Җиңгәч тагын бер тапкыр чәчәк куйдым. Мин кырымтатарлар тарихы турында хәбәрдар. Җамала башкарган җырның нигезендә минем бик яраткан "Алуштадан искән җилләр" дигән җыр ята. Мин аның сүзләрен дә беләм, җырлаганым да бар. Мин бу бәйгедән соң социаль челтәрләрдә казаннарның Украинага каршы булуларын укып гаҗәпләндем. Ничек инде, татарлар Украинага һәм Җамалага каршы? Җамала, бер яктан, Украина вәкиле, әмма аның үзенең кырымтатар булуы һәм Кырым тарихы белән бәйле булуы һәм бу җырны зур сәхнәгә алып чыгуы – ул зур әһәмияткә ия", ди Түркәр әфәнде.

Ринат Закиров: "Җамала кебек кызлар тугач, милләтнең киләчәге бар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Җамала өчен тавыш бирүен белдерде. "Куанабыз. Андый сәләтлеләр киләчәктә дә туа торсын иде. Европа дәрәҗәсендә җиңүче кызлар тугач, димәк, милләт яши, аның киләчәге бар. Андый сәләтләр милләтнең иң югары нокталары дип саныйм мин. Әйе, анда сәясәт бик күп, әмма бу инде оештыруга кагыла. Ә татар милләте вәкиленең теләсә кайсы чарада катнашуы үз милләте тарафыннан яхшы кабул ителә", диде Закиров.

Рәфыйк Мөхәммәтшин: "Евровидениедән сәясәт ясау кирәкми"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:34 0:00

Русия ислам институты (РИУ) ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Евровидение - икенче сортлы чара, музыка дөньясында аның әһәмияте юк. Аның форматы бераз сәеррәк, бигрәк тә Европада. Алар үз идеяләре белән инде акылдан шаша. Дөрес, Җамалның катнашуы бик әйбәт, җыры да яхшы. Әмма хәзер күп нәрсәне сәясәт белән бәйлиләр, бу хәл булырга тиеш түгел", ди Рәфыйк әфәнде.

Җамаланың җиңүе турында яшь татар башкаручылары фикерләре
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00

Татарстандагы кайбер яшь татар башкаручылар Евровидениедә кырымтатар кызы катнашуын белмәгән дә. Азатлык сораштырган кешеләрнең күбесе Русия өчен чыгыш ясаган Сергей Лазаревка тавыш биргән. Яшь җырчы Илнар Зәйнетдинов Җамаланы "агач" белән чагыштырды.

"Украина җиңде дисез. Украина ни өчен җиңде? Безнең Лазарев ничек матур җырлады, матур биеде. Аның тавышы матур, хәтта бөтен Европа аның өчен тавыш бирде. Аның эффектларын мин башым китеп, бу балакай ничек барып төшми микән дип карап утырдым. Ә теге Украинаныкы инде, бер "агач" чыкты да, "дерево жизни" имеш", ди Зәйнетдинов.

Яшь башкаручы Рүзәл Гыйлфанов та өстенлекне Лазаревка бирә.

"Мин беренче урынга Лазеревны куяр идем. Икенче урында Украина җырчысы Җамаланы. Тавышы көчле булса да, эффектлар буенча Лазерев әйбәтрәк бит инде. Менә Җамала бер урында гына басып җырлады. Миңа калса, Евровидение өчен беренче урынлык түгел. Беренче урында инде әлбәттә, безнең Лазерев булырга тиеш", ди ул.

"Батырлар" тапшыруын алып баручы, видео төшерү ширкәте башлыгы Айдар Шәймәрданов әлеге җыр бәйгесендә сәясәт зур урынны ала дип саный.

"Бүген Евровидениедә тавыш бирүләр ниндидер сәяси күзлектән чыккан мәсьәләләрне күздә тота. Бу сәяси мәсьәләләр ачыклау проекты, җыр бәйрәме булмады, минемчә", диде Айдар.

Тамада һәм җырчы Рамил Хәйретдинов Җамала җырлары белән моңа кадәр бөтенләй таныш булмаган, җиңүенә сөенгән.

"Аның кырымтатар икәнен белгәч, бик сөендем. Лазаревның беренче урын алмавы – аяныч. Әмма кырымтатар беренчелекне яулагач, үзенә күрә бер сөенеч", ди ул.

Видео: Җамаланың Евровидениедә җиңүенә карата казаннар фикере

Җамаланың Евровидениедә җиңүенә карата казаннар фикере
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:03 0:00

XS
SM
MD
LG