Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урысларның саны кими, шуңа милли дискриминация дип лаф оралар"


Урыс активистларының Казандагы каршылык чарасы. 2012 ел
Урыс активистларының Казандагы каршылык чарасы. 2012 ел

Русиядә яшәүчеләрнең 9%ы милли дискриминацияне сизә, кайбер милли төбәкләрдә бу сан 25%ка кадәр җитә икән. Милләтләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы урысларның хокукларын якларга, моның өчен финансларны кызганмаячаклары хакында белдерде.

Русиядә милләтләр эшләре буенча федераль агентлык заказы белән социологик тикшерү уздырылган. Социологлар мәгълүматларына караганда, русиялеләрнең 9%ы милләте аркасында кыерсытылу сизгән. Карачай-Чиркәстә, Тывада хәлләр аеруча киеренке булып чыккан. Биредә яшәүчеләрнең 25%ы милләте аркасында кыерсыту турында белдергән.

Түрәләр кыерсытылганнар арасында күпчелеге никтер урыслар дип саный. Һәрхәлдә милләтләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы Игорь Баринов шундый фикердә. Тывада яшәүче урыс теллеләр саны 25%ка туры килә, димәк нәкъ шулар милли дискриминацияне үзендә сизә дигән нәтиҗә ясаган. Бу хакта ул "Территория смыслов" исемле яшьләр аланында белдерде. Бу гына түгел, ул урысларның хокуклары якланачагы, моның өчен дәүләт казнасыннан саллы гына акча да бүленеп биреләчәге хакында әйтте.

Игорь Баринов
Игорь Баринов

Баринов аңлатуынча, Русиядә 115 млн урыс яши, бу – илдә яшәүче халыкның 80%ы. Урыслар Русиянең үзәк төбәкләрендә күпләп яши. Биредә аларга ярдәм буларак социаль-икътисади програмнар булырга мөмкин икән. "Ә Тыва белән Карачай-Чиркәстә урыслар азчылыкны тәшкил итә, биредә аларның хокуклары якланачак, бездә андый вәкаләтләр бар", диде ул.

Киләсе елда милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән төрле проектларны тормышка ашыру өчен 170 млн сум акча бүленәчәк. Акча нәрсә өчен, күпме күләмдә тотылачагы әлегә төгәл билгеле түгел, әмма проектлар арасында 4 ноябрь – Русиядәге халыклар бердәмлеге көнен ничек уздыруның төрле вариантлары бар.

"Урыслар саны кими, алар милли азчылык булудан курка"

Башкортстанда яшәүче галим Марат Колшәрипов Русиядә урыслар үзләрен хуҗа дип саный, һаман да башкаларга карата өстән караучы "өлкән ага синдромы"ннан арына алмый дигән фикердә. Милли дискриминация хакында урыслар түгел, ә Русиядә яшәүче урыс булмаган милләтләрнең сөйләргә хакы бар ди ул. Галим урыслар саны кимү ягына бара, кыерсыту турында чәбәләнү дә шуңа бәйле диде Азатлыкка.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

"Русиядә президенттан алып төрле ведомстволарга кадәр урыс милләтенең мәнфәгатен кайгырталар. Чит илләрдә дә урыс диаспоралары тирәсендә гел шау-шу чыга бит, гел алар кыерсытылган. Балтыйк буе илләре булсынмы ул, Европаның башка илләрендә булсынмы, гел нидер казып чыгарып давыл күтәреләр. Йә урыс телен кысылар, йә урыс мәдәниятенә тиешлечә ихтирам юк дип лаф оралар.

Тывада, Карачай-Чиркестә урысларның милләте аркасында кыерсытылуына ышану авыррак. Монда башка проблем булырга мөмкин – урысларның саны азая бара. 2010 елда халык исәбендә аларда сан үсмәде бит. Өстән тыгылу бик көчле булды, башкаларның санын киметтеләр. Урыс булмаган милләтләр исәбенә урыслар бераз булса да санын саклады. Әмма аларның балалар туу саны күп түгел. Башкортларда балалар туа, үсеш булса да, аларны махсус аз итеп язалар. Милли төбәкләрдә урысларның саны чыннан да кими. Сан кимүен алар үзләре дә сизә, башкалардан азрак булган саен алар үзләрен уңайсыз хис итә, милли дискриминация дигән сүзләрне ешрак яңгыраталар. Алар бит күплек белән ала, аннары империячел караш та бар.

Ләкин аларны ничек кыерсыталар соң? Һич аңламыйм. Урысча укыту ничек булган, шулай дәвам итә. Мохит барыбер бөтен җирдә дә урыс телле. Телевидение әллә гел карачай теленә күчкәнме? Әллә үзәк федераль каналларны күрсәтмиләрме милли республикаларда? Әллә милләт аркасында эшкә урнаша алмый йөриме урыслар? Ышанмыйм. Дискриминация дип тагын урыс телен, мәдәниятен көчәйтү уңаеннан сүз куертырга телиләр, күрәсең. Игорь Бариновның тел төбен шулайрак аңларга кирәк.

Русиядә урыс булмаган халыкларның гына милли дискриминация турында әйтергә хакы бар

Русиядә урыс булмаганнарның гына милли дискриминация турында әйтергә хакы бар. Башкортстаннан читтә яшәгән милләттәшләрне алыйк, алар туган телендә белем ала аламы? Юк. Мәктәпләрдә башкортча укыту юк диярлек. Русия Конституциясе нигезендә бар милләтләр дә бертигез, аларның туган телдә белем алырга мөмкинлеге бар. Тик бу кәгазьдә генә. БДИны урысча гына бирергә мәҗбүр ителде. Менә бу – милли дискриминация! Әмма берсе дә урыс булмаган милләтләргә читендер дип уйламады, кануннан баш тартмадылар. Милли мәгариф авыр хәлдә дип бюджеттан аерым акча бүленмәде.

Оптимальләштерү дип башкорт мәктәпләре ябылды, алар бәләкәй авылларда калмады диярлек. Урыс мәктәпләре ябылмады. Әгәр мондый хәл булса, иманым камил, бик зур тавыш чыгар иде. Ябылу мәсьәләсе килеп туса да, шунда ук аларны финанслау өчен акчасы да табылыр иде.

Федераль үзәк, Русия – күпмилләте дәүләт дип сөйләсә дә, чынында русияле милләтен тудырырга омтыла. Башкалар ничек булдыра ала, шулай яши бирсен дигән караш бар. Кемдер каршы дәшсә, инде анысын да экстремистка чыгарырга мөмкиннәр. Кайда гына булмасыннар, милли төбәкләрдә дә урыслар үзләрен яхшы хис итә", дип сөйләде Марат Колшәрипов Азатлыкка.

Урыслар кыерсытыламы, татарлармы?

Татарстандагы милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге хәлләргә килгәндә, 2014 елда КФУ галимнәре уздырган тикшерү мәгълүматларына караганда республикадагы урысларның 73,1%, татарларның 75,8%ы бервакытта да милләт аркасында кыерсытылган очракка тап булмаган. Сораштыруда катнашкан урысларның 62,3% туган телләрен куллануда бернинди каршылык булмаганын, 70,1%ы дини ихтыяҗлары тулысынча канәгатьләндерә алганын белдергән. Урысларның 81,7%ы Татарстанда яшәү бик уңайлы булуы, беркая да күченеп китәргә теләмәүләре хакында әйткән.

Федераль түрәләр милли республикаларда урысларга карата милли дискриминация бар дип сөйли, шул ук вакытта Тверьдә татар булганы өчен эшкә урнаша алмаучы Шамил Казаков вакыйгасын искә төшерүчеләр әллә ни күп түгел.

XS
SM
MD
LG