Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция Кырымда 18 май чарасында катнашканнарга мәхкәмә карары белән риза түгел


Сөргенлек корбаннарын искә алу чарасында катнашкан егетләр
Сөргенлек корбаннарын искә алу чарасында катнашкан егетләр

Кырым Югары мәхкәмәсе 18 май чарасында катнашкан кырымтатарлар эшен август ахыры, сентябрь башында карар дип көтелә.

Русия аннексияләгән Кырымның Судак шәһәре полициясе башлыгы Дмитрий Креков 2016 елның 18 маенда сөргенлек корбаннарын искә алу көнендә кырымтатар байраклары белән автойөрештә катнашкан 4 кырымтатар егетен аклау карарын ярыутрауның Югары мәхкәмәсенә шикаять иткән.

Дүрт кырымтатар егете: Абляким Аблякимов, Энвер Чавуш, Сейтмемет Сейтумеров, Алим Муслядинов 18 майда тоткарланып, җинаять эше ачылды. Аннан соң Судак мәхкәмәсе июнь аенда тикшерү эшен ябу карары чыгарды.

Кырым Югары мәхкәмәсе Абляким Аблякимов, Энвер Чавушның эшләрен 29 августта, Сейтмемет Сейтумеров, Алим Муслядинов эшләрен 1 сентябрьдә караячак дип көтелә.

Судакта яшеүче кырымтатар активисты Ленора Дюльбер фикеренчә, полициянең әлеге кырымтатарларның юлда йөреш уздыруларына китергән дәлилләре дә каршылыклы.

Кырымтатар Мәҗлесе рәисенең урынбасары Нариман Җәлал әлеге хәлгә карата: "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу урнына, урам чараларын үткәрү тәртибен бозуда нахакка гаеплиләр", ди.

XS
SM
MD
LG