Accessibility links

Татар дизайнерлары киләсе ел өчен "Тәмле календарь" чыгарган


"Тәмле календарь" битләре
"Тәмле календарь" битләре

Җәйнең иң эссе көннәре торуга карамастан киләсе ел өчен Татар календаре инде әзер. "Тәмле календарь" 7 август Печән базарында тәкъдим ителәчәк.

Елламаның һәр бите бер милли ризыкка багышланган. Татарча азу, зур бәлеш, кыстыбый, өчпочмак, чәкчәк, пәрәмәч кебек танылган татар ашлары монда урын алган. Аш төрләренең фотолары гына түгел, алар турында бераз тасвирлама һәм нинди продуктлардан ничек итеп әзерләнгәне дә күрсәтелгән. Татар чәе календарьда аерым бер урын алган. Хуш исле мәтрүшкә һәм бөтнек салып, куе итеп ясалган сөтле чәй – шулай ук танылган татар милли ризыкларының берсе. “Татар чәе – төрле үләннәр кушып пешерелгән хуш исле чәй. Татарлар бигрәк тә көрән мәтрүшкәне һәм бөтнекне үз итә. Татар чәе куе итеп пешерелеп, сөт яисә күрәгә, кипкән урман җиләкләре салып ясала”, - дип язылган календарь битләрендә.

Бәлеш
Бәлеш

Автор фотолары бу календарьне кабатланмас итә. “Татар ашлары формалары белән шулкадәр төрле һәм кызыклы, аларны сурәткә төшерү үзе бер рәхәт. Без татар милли ризыкларын яңача күрсәтергә булдык. Халык күнеккән совет чорыннан калган рәсемнәрдәгечә түгел. Һәр аш төренә үзенә генә туры килә торган фон һәм форма бик җентекләп сайланды. Кайбер ризыкларны нинди формада төшерергә икәнен аның тышкы кыяфәте үк әйтеп торды. Мәсәлән, өчпочмак, каймак бәлеше, чәкчәкне күрсәткәндә кызыклы уңышлы формалар табылды дияргә була”, - дип сөйләде Азатлыкка Mardesign студиясенә нигез салучы, дизайнер Айдар Мәрдәншин.

Пәрәмәч
Пәрәмәч

Айдар әйтүенчә, татар ашларыннан төзелгән календарь чыгару уе узган елда башларына килгән. Быелгы календарь татар тәрәзә кашагаларына багышланган иде. “Елламага керергә тиешле ашларны, кулинар китаплар белән танышкач, әти-әниләребез белән киңәшеп сайладык. Җыентыкка кергәннәрен “татар аш өстәленең титаннары” диеп атарга була – бәлеш, өчпочмак, чәкчәк, гөбәдия, пәрәмәч, кош теле, кыстыбый. Калган ризыкларны без үзебез тоемлаганча яисә матур кыяфәтенә карап керттек”, - ди Айдар.

Дизайнер ризыкларны фотога төшергәндә аның тышкы кыяфәте матур булырга тиешлеген ассызыклый. “Календарь өчен фотолар төшергәндә бик күп ризыклар сатып алынды һәм әзерләнде. Иң яхшыларын сайлап алдык. Татар ашлары йорты белән хезмәттәшлек нык ярдәм итте. Алар без мөрәҗәгать итүгә үк пешерүе аеруча катлаулы булган ризыкларны әзерләп бирергә һәм фотога төшерерүне оештыруга булышырга риза булдылар”, - дип сөйләде Айдар Мәрдәншин. Татар ашлары йортыннан кала, календарьда сурәтләнгән ризыкларны “Бәхетле” челтәре, Чәй йорты әзерләгән. Айдарның хатыны Ләйсәннең әнисе, кайбер танышлары пешереп биргән ризыклар да бар. Матур “картинка” өчен иң яхшы формалар эзләгәннәр.

Каймак бәлеше
Каймак бәлеше

Ә менә татар ашларының тасвирламаларын язганда кыенлыклар килеп чыккан, чөнки интернетта бер-берсеннән шактый аерыла торган күпсанлы рецептлар очратырга була. Авторларга мәгълүматны элек чыккан татар кулинариясе китапларыннан алырга туры килә.

Татар календаре заманча татар мәдәниятен популярлаштырудан тыш, татарларда борынгыдан кулланылып килгән ай исемнәрен әйләнешкә кире кайтару максатын да куя. Мисал өчен, гыйнвар ае календарьда акман дип атала, март – яңарыш яисә нәүрүз, сентябрь – билек, октябрь – каракөз.

Яңа календарь
Яңа календарь

Mardesign студиясенең беренче Татар календаре 2014 елда дөнья күргән иде. Тәүге календарьне иҗат итүчеләр сәләтле татар яшьләре булды. Алар арасында рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлардан башлап, рәсем сәнгатенең классик төрләрендә иҗат итүче осталар да бар иде. Ул проектта Мәскәү, Казан, Уфа, Новосибирски, Петербур, Британиядән милләттәшләр катнашкан иде.

Календарьның җәй уртасында ук дөнья күрүе очраклы түгел. Ул татар дизайны өлкәсендә елның иң күренекле вакыйгасы – Печән базары кысаларында тәкъдим ителәчәк. Печән базары Казаннын Татар бистәсендә 7 август көнне узачак.

XS
SM
MD
LG