Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар бәйрәм итеп авыру яшьтәшләренә акча җыйды


Казанда Роналд Макдоналд хәйрия йортына ярдәмгә “Балалар парады” үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Казанда Роналд Макдоналд хәйрия йортына ярдәмгә “Балалар парады” үтте

31 июльдә 35 дәрәҗә эсседә Казан Кирмәне янында бишенче тапкыр "Балалар парады" исемле хәйрия тамашасы узды. Гаилә бәйрәмен үткәрүчеләр көне буена ун меңләп кеше килүен әйтте. Бу чараны оештыручы “BraVo” бәйрәм театры җитәкчесе Наилә Хәбибуллина белдергәнчә, ният-максатлары финанс кыенлыгы кичерүче Роналд Макдоналд хәйрия йортына ярдәм итү.

Казандагы Роналд Макдоналд хәйрия йорты матбугатка, мәгълүмат чараларына, җырчы-артистларга, хәйрия чаралары оештыручыларга үзләренә ярдәм кирәклеген хәбәр итте. Бу хәлне белеп, “BraVo” бәйрәм театры бишенче тапкыр үтүче “Балалар парады” (“Парад детям”) чарасын Роналд Макдоналд йортына багышлый.

Бик эссе булса да, ачык һавада, Казансу ярындагы таш мәйданчыкта узган фестиваль уңышлы үтте дип белдерде Азатлыкка оештыручылар. Бу чараны оештыру өчен җаваплы “BraVo” бәйрәм театры җитәкчесе Наилә Хәбибуллина сүзләренчә, беренче елда 200 кеше булса, быел исә ун меңнән артык кеше катнашкан. Ул моны бәйрәмгә билет алып кергән кешеләр саныннан чыгып әйтте. Чара “Балалар балаларга” (“Дети детям”) хәйрия акциясе белән бергә узды. Зурлар өчен билет бәясе 200 сум, ә балалар өчен 50 сум иде. Барлык җыелган акчалар Роналд Макдоналд хәйрия йортына ярдәмгә китә, диде Хәбибуллина.

Әлеге гаилә бәйрәменең төп кунаклары: танылган татар эстрадасы йолдызлары, “Балалар республика клиник хастаханәсе”нең (ДРКБ) баш табибы Рафаэль Шәвәлиев һәм Роналд Макдоналд йорты мөдирәсе Юлия Маркова, чит илдән килгән кунаклар, әти-әниләр һәм балалар.

“Мондый гаилә фестивальләре күбрәк булса иде. Чөнки гаилә белән чыгып, бәйрәм итәрлек чаралар калмады диярлек”, диде Гүзәл-Илдар җыр театры артисты Наил Мөбәракшин.

“Балалар парады”ның тагын бер үзенчәлеге – монда иҗади гаиләләр, балалар чыгышы ясый. Аларны жюридагы җырчылар Дилә Нигмәтуллин һәм Альбина Апанаева бәяләде. Соңыннан исә, җиңүче гаиләләр 15 мең сумлык сертификат, ә сабыйларга кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Концерт номерларыннан тыш, балалар өчен төрле күңел ачу чаралары бар иде. Мәсәлән: мастер-класслар, квест, мини-футбол, батутта сикерү уеннары дисеңме.

Җырчы Дилә Нигмәтуллина дискалырын сатып, җыелган акчаны авыру балаларга тапшырачагын белдерде. “Бик эссе көн булса да, чыдадык, монда, таш мәйданчыкта эреп бетәрбез кебек тоелды. Әмма изге эш булгач, түздек. Мин әлеге фестивальдә икенче ел катнашам һәм мөмкин кадәр ярдәмемне күрсәтергә тырышам”, диде җырчы.

Бәйрәм чарасы киләсе елда да Казанның парк-мәйданчыкларында дәвам итәчәк. Алга таба “Балалар парады” хәйрия фестивален оештыручылар миллион кеше җыярга ниятли.

XS
SM
MD
LG