Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дубай һава аланында очкыч казасы булды


Дубай һава аланында очкыч казасы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:15 0:00

Emirates ширкәтенең Boeing 777 очкычы Дубаи һава аланына утырганда аңа ут капты.

Беренче мәгълүматларга караганда, янгын очкыч моторында шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Очкычтагы юлчылар барысы да каза урыныннан 45 секунд эчендә читләштерелә. Бер кеше дә зарар күрми. Янгын сүндерелә.

Очкыч эчендә барлыгы 275 кеше булган. Алар Дубайга Һиндстанның Тируванантапурам шәһәреннән очкан.

Әлеге вакытта Дубай һава аланындагы барлык очышлар вакытлыча туктатылган.

XS
SM
MD
LG