Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада заман сыннары аллеясе ачылды


Мәскәүдә яшәүче Таһир Собханголов ясагае "Ана һәм бала" сыны
Мәскәүдә яшәүче Таһир Собханголов ясагае "Ана һәм бала" сыны

Сыннар Уфадагы Ленин урамының җәяү йөри торган өлешенә, Зәки Вәлиди исемендәге республика үзәк милли китапханәсе каршына урнаштырылды.

Аллеядә барлыгы 13 сын куелды. Аларны Франция, Япония, Болгария, Көньяк Корея, Грузия һәм Русия сынчылары иҗат иткән. Әлеге сыннарны эшләүдә катнашкан алты Русия сынчысының өчесе Уфадан. Ange&Damanation исеме белән Франциядән катнашкан ике эшне Бландин Готье һәм Марика Лессиа исемле рәссамнар эшләде.

“Европа” һәм “Азия” дип аталган бу ике сын башкалар белән аллеягә тезеп куелмыйча, республиканың Зәки Вәлиди исемендәге үзәк милли китапханәсенә кергән җиргә урнаштырылды.

Әлеге 13 сын Уфада 1 июльдән 1 августка кадәр дәвам иткән “АrtTerria” симпозиумы кысасында эшләнгән. Симпозиум “Русия. Европа киңлеге: цивилизаия һәм мәдәният” дигән темага узган иде.

Уфалылар арасында бу “заманча” дип аталган сыннарга карата төрле фикерләр ишетергә мөмкин. Мәсәлән, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев мондый сыннарны аңламавын белдерде. Азатлык әлеге 13 сынны түбәндәге фотогалереядә тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG