Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар авылы янында тагын шартлаткычлар табылган


Коклуз авылы янында агачка бәйләп куелган шартлаткыч
Коклуз авылы янында агачка бәйләп куелган шартлаткыч

Бакчасарай районы Коклуз авылы янында шартлаудан ике малай яраланганнан соң авыл янындагы урманда тагын ике шартлаткыч табылды.

Коклуз янында шартлаудан ике малай яраланганнан соң авылда яшәүчеләр махсус урманга чыгып тирә якны тикшергәннәр. Нәтиҗәдә агачларга җеп белән бәйләнгән тагын ике шартлаткыч табылган.

Бу авыл янында июль ае ахырында Русия хәрбиләренең берничә “Урал” машинасы белән килеп күнегүләр үткәргәнлеге мәгълүм. Авылга якын урыннарда атыш, хәтта авыл урамнарында да атыш тавышлары ишетелгәнен хәбәр итте махсус бу авылда булып кайткан Кырым кеше хокуклары контакт төркеме җитәкчесе Абдурешит Джеппаров.

Бу авылдан ике кырымтатар малае - 14 яшьлек Абдулла һәм 10 яшьлек Абдурахман 31 июльдә урман аша барганда шартлаудан яраланган иде. 10 яшьлек Абдурахманның корсагы яраланган, ул шок хәлендә, Абдулланың исә кулында ике бармагы юк, кулының сөякләре сынган, корсагында күп кенә кыйпылчык яралары, шартлау дулкыны белән бөерләре дә зыян күргән.

XS
SM
MD
LG