Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакчасарай янында ике кырымтатар малае шартлаудан яраланды


Бакчасарайда Русия полициясе
Бакчасарайда Русия полициясе

Бакчасарайның Коклуз (Богатое ущелье) авылында шартлаудан яраланган 14 яшьлек Абдулла һәм 10 яшьлек Абдурахман Акмәчетнең җөмһүрият хастаханәсендә дәвалана.

Авылда яшәүчеләр сөйләвенчә, 31 июльдә булган бу вакыйга алдыннан авыл тирәсендә хәрби күнегүләр үткәрелгән, БТРлар йөргән.

Вакыйга малайлар сарыкларны өйгә алып кайту өчен урман аша узганда булган. “Мин агачта эленеп торган каләм зурлыгындагы ниндидер әйбер күрдем. Бу камера түгелме икән дип без аны карадык, аннары букчага куеп юлыбызны дәвам иттек. Урманнан чыккач без аны чыгарып карарга тәләдек һәм ул әйбер шартлады”, дигән Абдулла.

Малайларның кычкыруларын ишеткән бер турист аларны хастаханәгә алып барган.

10 яшьлек Абдурахманның корсагы яраланган, ул шок хәлендә, Абдулланың исә кулында ике бармагы юк, кулының сөякләре сынган, корсагында күп кенә кыйпылчык яралары, шартлау дулкыны белән бөерләре дә зыян күргән.

Күптән түгел шул авыл янында моңа охшаш тагын бер вакыйга булган икән. Олы яшьтәге карт урманнан барганда ниндидер әйбергә баскан һәм шул әйбер читкә атылып шартлаган. Карт зыян күрмәгән.

Полициянең хәзер бу хәлләрне тикшерүе хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG