Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда "Z" тамгалы баш киеме кигән иргә кисәтү ясаган кырымтатарны хөкем иткәннәр


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Русия куәт оешмалары вәкилләре Диләвер Сәлимовка берничә тапкыр гафу үтенү виңеосы төшерергә кушкан булган, тик ул моны кабул итмәгән дип тә искәртелә.

Аннексияләнгән Кырымда Русиягә буйсынучы Киров районы мәхкәмәсе кырымтатар Диләвер Сәлимовны бер елга колония-яшәүлеккә хөкем иткән. Бу хакта "Кырым процессы" хәбәр итә.

Ягулык салу станциясендә эшләүче иргә "Z" тамгалы баш киемен салырга кушканга Сәлимовны "сәяси дошманлык аркасында үтерү белән янау"да гаепле дип тапканнар.

Хөкем карарын ябык тәртиптә игълан иткәннәр, бу исә мәхкәмә эшчәнлегенең халыкка җиткерү принципларына каршы килә, чөнки мәхкәмәнең ахыргы карары һәрчак ачык булырга тиеш дип искәртелә.

"Хөкем карары игълан ителер алдыннан хөкемдар киңәшләшү бүлмәсендә 60 минут та тормады. Бу исә объектив, бөтен яклап өйрәнелгән карар чыгару өчен җитәрлек вакыт кебек күренми. Мәхкәмәдә караулар төгәлләнгәнче үк хөкемдарның әзер карары булган дигән фикер уята", дип искәртә хокук яклаучылар.

Прокурор Сәлимовны колония-яшәүлеккә 2,6 елга җибәрүне сораган булган.

Хокук яклаучыларда булган мәгълүматларга күрә, 2023 елның августында Сәлимов Кырымда яшәүче башка бер ирдән Русиянең Украинага һөҗүме символы булган "Z" тамгалы баш киемен салуны таләп иткән. Бу хәл видеога төшерелгән һәм "Крымский смерш" Telegram-каналында чыккан.

Нәтиҗәдә Сәлимовка "вак хулиганлык" маддәсе нигезендә административ эш ачылган, мәхкәмә аны 14 тәүлеккә кулга алу турында карар чыгарган.

Шул ук вакытта Русия куәт оешмалары вәкилләре Сәлимовка берничә тапкыр гафу үтенү виңеосы төшерергә кушкан булган. Аны "Крымский смерш" һәм "ТалипоV Online" Telegram-каналларында чыгару ниятләнгән.

Сәлимов болай эшләүдән баш тарткан һәм аңа "үтерү белән янау" маддәсе нигезендә җинаять эше ачканнар. Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре Сәлимовка гафу үтенергә тәкъдим иткән, әмма ул баш тарткан һәм аның җәзасын кырыслатканнар диелә.

Былтыр 1 ноябрьдә кырымтатарга ачылган җинаять эшен "сәяси дошманлык сәбәпле үтерү белән янау" маддәсенә үзгәрткәннәр, шуннан соң Акмәчетнең (Симферополь) 1нче тикшерү изоляторына япканнар диелә.

  • Русиядә һәм ул басып алган җирләрдә куәт оешмалары вәкилләре Украина яклы кешеләрне эзәрлекли. Телеграм-каналларда видеолары чыгарыла. Мондый әләкләүләр аркасында аннексияләнгән Кырымда яшәүчеләрне тоткарлап җаваплылыкка тарталар. Ешрак Русия гаскәрен "кимсетү" маддәсе нигезендә.
  • Былтыр ноябрьдә Украинаны хуплаган Кырым студентын гафу үтенергә мәҗбүр иткәннәр иде. Максим Глебов украин сәясәтчесе Ирина Фарионга рәхмәт хаты язган булган. Сәясәтче хатны үзенең Telegram-каналында чыгарган. Моңа сугышны хуплаучы "Крымский СМЕРШ" каналы игътибар иткән һәм куәт оешмаларына җиткергән. Тоткарлануыннан соң Глебов Акмәчеттәге Экстремизмга каршы көрәш үзәгеннән видео яздырды. Видеода ул Русия байрагы сурәтендә утыра һәм урысча гафу үтенә. Студент үзе белән "зыялы әңгәмә үткәрүләрен", шуннан соң үзенең "ялгыш" карашлары өчен үкенүен әйтә.
  • Былтыр яз "Крымский СМЕРШ" 20 яшьлек Эвелина Меметовага украин гимны белән видео чыгарган өчен каныккан иде. Соңрак бу Telegram-каналда тагын бер видео чыкты, анда кыз "махсус хәрби операцияне хуплавын", гимнны "акылсызлык белән" җырлавын сөйли. Соңрак кызга 50 мең сум штраф салдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG