Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаны хуплаган Кырым студентын гафу үтенергә мәҗбүр иткәннәр


Аннексияләнгән Кырым
Аннексияләнгән Кырым

Максим Глебов украин сәясәтчесе Ирина Фарионга рәхмәт хаты язган булган. Сәясәтче хатны үзенең Telegram-каналында чыгарган. Моңа сугышны хуплаучы  "Крымский СМЕРШ" каналы игътибар иткән һәм куәт оешмаларына җиткергән.

Русия аннексияләгән Кырымда Акмәчет (Симферополь) университеты студенты Максим Глебов тоткарланган. Русия куәт оешмалары аңа украин сәясәтчесе Ирина Фарионга рәхмәт хаты язуыннан соң игътибар иткән.

Глебов сәясәтченең Украинада урыс телен тыю турындагы карашларын хуплавын, Кырымны Украинаныкы дип санавын һәм Украина кораллы көчләре килүен көтүен язган булган.

Фарион Глебовның хатын үзенең Telegram-каналында чыгарган. Моңа сугышны хуплаучы "Крымский СМЕРШ" каналы игътибар иткән һәм куәт оешмаларына җиткергән.

Тоткарлануыннан соң Глебов Акмәчеттәге Экстремизмга каршы көрәш үзәгеннән видео яздырган. Видеода ул Русия байрагы сурәтендә утыра һәм урысча гафу үтенә. Студент үзе белән "зыялы әңгәмә үткәрүләрен", шуннан соң үзенең "ялгыш" карашлары өчен үкенүен әйтә.

"Коммерсантъ" искәртүенчә, егеткә зур штраф яный.

Бу хәлдән соң Украина Югары Радасының кеше хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинец Украина иминлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән һәм студент турында шәхси белешмәләрне чыгаруда гаепләп, Фарионның гамәлләренә җавап бирүне сораган. Аның фикеренчә, Югары Раданың элекке депутаты "җинаять кылган" һәм студентның иминлеген куркыныч астына куеп, "оккупантлар файдасына уйнаган".

  • Быел яз "Крымский СМЕРШ" 20 яшьлек Эвелина Меметовага украин гимны белән видео чыгарган өчен каныккан иде. Соңрак бу Telegram-каналда тагын бер видео чыкты, анда кыз "махсус хәрби операцияне хуплавын", гимнны "акылсызлык белән" җырлавын сөйли. Соңрак кызга 50 мең сум штраф салдылар.
  • Аннексияләнгән Кырымда Русия хакимиятләре Украинаны хуплау дип бәяли торган гамәлләре өчен кешеләрне эзәрлекләүләре турындагы хәбәрләр еш килә.
  • Мәхкәмәләр аларны украин җырлары һәм гимны җырлаган өчен дә штрафка тарта һәм тоткарлый. Бу уңайдан Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина Азатлыкка "Сәясәтчеләр үз эшләрен эшләсен, әмма җырга кагылмасын. Без украин җырларын тыңлап, җырлап үстек. Алар шулкадәр популяр иде. Бүген әшәкелек, пычрак тараткан җырларны тыярга кирәк", дигән иде.
  • Кырымда яшәүчеләрне ешрак Русия гаскәрен кимсетүдә гаепле дип табалар. Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында ачылган административ эшләр саны ягыннан ил төбәкләре арасында аннексияләнгән Кырым беренче өчлеккә кергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG