Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда 20 яшьлек кызга Украина гимны белән видео чыгару өчен 50 мең сум штраф салганнар


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

"Медиазона" фаразынча, сүз Эвелина Меметова турында бара. Элегрәк Кремльне хуплаучы "Крымский СМЕРШ" Telegram-каналы кызга украин гимны белән видео чыгарган өчен каныккан иде.

Аннексияләнгән Кырымның Бакчасарай районы мәхкәмәсе 20 яшьлек кызны Русия гаскәрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип тапкан һәм 50 мең сум штраф салган. Бу хактагы мәгълүмат мәхкәмә сайтында чыкты.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, 1 мартта ул социаль челтәрдә видео чыгарган, анда ул Украинаның "Ще не вмерла Україна" гимнын җырлый.

"Медиазона" фаразынча, сүз Эвелина Меметова турында бара. Элегрәк Кремльне хуплаучы "Крымский СМЕРШ" Telegram-каналы кызга украин гимны белән видео чыгарган өчен каныккан иде.

Соңрак бу Telegram-каналда тагын бер видео чыкты, анда кыз "махсус хәрби операцияне хуплавын", гимнны "акылсызлык белән" җырлавын сөйли.

  • Кырымда украин җырлары тыелуның бу беренче очрагы түгел. Бу - Кырымда Русия репрессияләренең тагын да көчәюен аңлата ди белгечләр.
  • Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Украина хакимиятен хуплаган шигарләр кычкырган һәм украин җырлары җырлаган кешеләрне хакимиятләр эзәрлекләячәк дип янады.
  • Аксеновның бу белдерүе Бакчасарай шәһәрендә туй вакытында "Червона калина" җырын башкарудан соң чыккан зур җәнҗал белән бәйле булды.
  • Шушы ук җырны ВКонтактедагы сәхифәсенә урнаштырган өчен, Карасубазар (Белогорски) техникумының элекке укытучысы Андрей Белозеровны 14 тәүлеккә кулга алдылар. Ул тоткарлаган чакта үзен кыйнауларын да сөйләде.
  • Украина җырларын Башкортстанда да тыйган очраклар булды. Әйтик Кушнаренко район хакимияте бинасы каршында оештырылган ярминкәдә Верка Сердючканың "Ще не вмерла Украина" дигән җыры уйнагач, мәдәният бүлеге җитәкчесенә кисәтү ясадылар.
  • Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина моңа фикер белдереп Азатлыкка "Сәясәтчеләр үз эшләрен эшләсен, әмма җырга кагылмасын. Без украин җырларын тыңлап, җырлап үстек. Алар шул кадәр популяр иде. Бүген әшәкелек, пычрак тараткан җырларны тыярга кирәк", дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG