Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хөкүмәте тышкы эшләр министрының беренче урынбасары, кырымтатар Эмине Джеппарны вазифасыннан җибәрде


Эмине Джеппар
Эмине Джеппар

Быел февральдә Украина президенты Владимир Зеленский Джеппарны Венадагы халыкара оешмалар каршында даими вәкил итеп билгеләде.

Украина хөкүмәт йорты тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Эмине Джеппарны вазифасыннан җибәргән. Бу хакта хөкүмәтнең Югары Рададагы вәкиле Тарас Мельничук җиткерде, дип яза "Крым.Реалии".

Джеппар үзе дә социаль челтәрләрдә бу вазифадан китүен раслады. "Дүрт ел - тулы бер чор кебек. Нәтиҗәләр ясарга яратмыйм, аларны җәмгыять ясарга тиештер. Минем өчен илемә һәм халкыма хезмәт итү кыйммәтле булды һәм булып кала да", дип белдерде ул.

Быел февральдә Украина президенты Владимир Зеленский Джеппарны Венадагы халыкара оешмалар каршында даими вәкил итеп билгеләде.

Эмине Джеппар Украина тышкы эшләр министрлыгының беренче урынбасары булып 2020 елның маенда билгеләнгән иде.

  • 2022 елда Русия иминлек хезмәте Украина тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Эмине Джеппарны "Русиянең территориаль бөтенлеген бозу" турындагы эш кысаларында читтән торып кулга алуны сорады. Эмине ханым моны үзенең эшенең нәтиҗәлелеген тану дип бәяләде.
  • 2017 елда Эмине Джеппар БМО Гомум мәҗлесенең XXI сессиясендә Украинаның асаба халыкларны, аерым алганда кырымтатарларның хокукларын яклаучы бердәнбер дәүләт булуы турында чыгыш ясаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG