Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экология министрлыгы: “Казансуда балык, үрдәкләр суүсемнәр черүдән үлә”


Экология министрлыгы: “Казансуда балык, үрдәкләр эсседә суүсемнәр черүдән үлә”
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:00 0:00

Татарстанның экология министры урынбасары Фаяз Шакиров Казансуда балыклар һәм үрдәкләр үлүнең сәбәбен һава торышы кызу булганга суусемнәр черүе белән бәйли.

Экология министрлыгы урынбасары, табигый мохитне саклау өчен җаваплы баш инспектор Фаяз Шакиров сүзләренчә, балыкларның үлеменә суусемнәрнең черүе һәм эссе һава торышы сәбәп була ала. Җитештерү ширкәтләренең суга химик калдыклар ташлавы сәбәп булу мөмкинлеге кире кагыла, ди ул.

Үлгән балыклар Миллениум күпере астында табылган. Аларның саны – 90га якын, ә үрдәкләр сигездән артык. Бу эшне барлык җаваплы оешмалар тикшерә, диде Шакиров. Нәтиҗәләре ун көн эчендә билгеле булырга тиеш. "Әлегә суның чисталыгын тикшереп, якынча фаразлауларын җиткерәбез", диде министр урынбасары.

Шакиров сүзләренчә, шундый ук хәл Иделдә, Спас районның Курмалка елгасында һәм Русиянең башка төбәкләрендә дә күзәтелә. Спас районындагы елгага бернинди калдыклар да төшми, ә барыбер балык үлү очрагы күзәтелде, ди ул.

XS
SM
MD
LG