Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымның "Чонгар" чик буе ноктасында кешеләр 12шәр сәгать чират көтә


"Чонгар" чик буе ноктасында кешеләр чират көтә.
"Чонгар" чик буе ноктасында кешеләр чират көтә.

Өч чик буе ноктасыннан берсе генә - "Чонгар" - ике якка да ачык. Калганнары өлешчә эшли.

Украина белән Кырым административ чигендә барлыкка килгән киеренке вазгыять әле һаман дәвам итә. Өч чик буе ноктасыннан берсе генә - "Чонгар" - ике якка да эшли. Ләкин монда кешеләр 12 сәгатьтән артык чират көтә. Чаплинка" чик буе ноктасы исә бер якка - ярымутрауга таба гына эшли.

Кырым чигендәге авыр вазгыять 7 август иртән барлыкка килде. Русия моның сәбәпләрен һаман ачыкламый. Чик буе нокталары кайчан тулы көчкә эшли башлаячак - билгесез.

Зур чират шулай Киреч паром кичүендә дә күзәтелә. Анда басып торган кешеләр арасында җәнҗаллар күзәтелә башланды.

XS
SM
MD
LG