Accessibility links

Татар телеканалында "Әке-бәке" пранк-шоуы үз эшен казаннарның ярдәмчеллеген сынаудан башлый


Казан урамында татар пранкерлары
Казан урамында татар пранкерлары

Казанда студент егетләр Булат Габдрахманов һәм Раил Габдуллин татар телеканалында “Әке-бәке” исемле беренче татарча пранк-шоу башлады. Беренче тапшыруларында башкала халкы арасында социаль тәҗрибә үткәреп, аларның ярдәмчелме, юкмы икәнен тикшергәннәр.

ТМТV телеканалына кастинг аша узган студент егетләр Булат Габдрахманов һәм Раил Габдуллин “Шоу-без” тапшыруында “Әке-бәке” исемле пранк-шоуның беренче язмасын тамашачыларга тәкъдим итте. Егетләр, популяр блогерлар кебек, социаль тәҗрибә ысулын сайлаган. Беренче тапшыруда алар авыл-районнан Казанга килгән һәм документларын, әйберләрен урлатып, бәлагә юлыккан яшь егет ролен башкарып, халыктан ярдәм сорап йөриләр. Аларга ярдәм кулы сузучылар бик аз була, кемдер эндәшми узып китә, кайберәүләр полициягә барырга әйтә.

“Дөнья булгач, бар да була, һәм шул ук секундта һәрберебез авыр хәлдә калырга мөмкинбез. Ә инде авыр хәлдә без ярдәмне бүтәннәрдән сорыйбыз. Әлеге социаль эксперемент нәтиҗәләребез бал һәм май сылаган ипи кисәге кебек түгел, ләкин әле дә арабызда ярдәм кулы сузучы кешеләребез бар икәнлеген күрсәтә”, ди татарча пранк-шоу авторлары. Егетләр Азатлыкка “Әке-бәке” атна саен ТМТV каналында чыгачак, социаль эскперементлар, татар артистлары белән Казан урамнарында көтелмәгән шаярулар (розыгрышлар) көтелә дип белдерде.

Сүз уңаеннан, узган язда Русиянең популяр видеоблогерлары казаннарны илдә иң ачык һәм ярдәмчелләр дип атады. Ул чагында социаль экспериментны YouTube'тагы "Rakamakafo" һәм "В.Job.ыватели" каналлары уздырган иде.

XS
SM
MD
LG