Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстандагы мәчеттән 100 мең сум урланган


Раевка авылы мәчете
Раевка авылы мәчете

Имам каракны юлчы дип мәчеттә кунып чыгарга рөхсәт итә. Ләкин ул сейфта сакланган акча белән бергә хәер тартмасын да алып кача.

Башкортстанның Әлшәй районы Раевка авылы мәчетенән 100 мең сум урланган. Карак үзен юлчы дип таныта һәм мәчеттә төн үткәрү өчен имамнан рөхсәт ала. Көндез ул кеше белән бергә сейфтагы акчалар һәм хәер тартмасы да юкка чыга.

Имам карак машинасының номерын язып өлгерә һәм полициягә хәбәр бирә. Тиздән аны Чишмә районындагы өендә тоткарлыйлар.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG