Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мэры Ирек Ялалов шәһәрдә чиркәүләр төзергә акча жәлләмәскә чакыра


Ирек Ялалов
Ирек Ялалов

Уфада хәзер берничә чиркәү төзелеп ята инде. Гамәлдәгеләр саны исә 12. Ә мәчетләр саны нибары 5 кенә.

Уфа шәһәре башлыгы Ирек Ялалов эшкуарларны чиркәүләр төзәргә ярдәм итәргә чакырды.

"Правослау чиркәүләре иганәчеләр ярдәме белән төзелә. Мин дә булыша алам. Бер чиркәүне ун еллап төзи алмыйбыз. Эре эшкуарларның күбесе аз гына булса да акча бирми. Сезне бу эшкә кушылырга чакырам. Ләкин басымсыз, чын күңелдән", диде Ялалов бүгенге мэрия утырышында.

Әйтергә кирәк, әлеге вакытта Уфада берничә чиркәү төзелеп ята инде. Чиркәүләрнең гомуми саны исә Башкортстан башкаласында 12. Мәчетләр исә нибары 5 кенә.

Узган атнада Урыс православ чиркәве Уфада "Мөслим-сити" исемле комплексын төзүгә каршы чыкты. Бу турыда Уфа шәһәре башлыгы Ирек Ялаловка язган хатында Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон белдерде. Ул "Мөслим-сити" урынына "Башкортстан халыкларының бердәмлеген чагылдырган төрле диндәге гыйбадәтханәләр үзәген" ачарга тәкъдим иткән.

XS
SM
MD
LG