Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда террорчылыкта шикләнелүчеләрне тоткарлаган йортта ике шартлау булды


Петербурда махсус операция узган йорт янында. "Фонтанка.ру" фотосы
Петербурда махсус операция узган йорт янында. "Фонтанка.ру" фотосы

Махсус хезмәтләр йортка 20 машина белән килде. Алар анда бик күп ак капчыклар кертте.

Петербурның бер йортында террорчылыкта шикләнелүчеләрне тоткарлаганда ике шартлау булды. Аннан соң алтынчы каттагы тәрәзәләрдән төтен чыга башлады.

Йорт махсус хезмәтләр тарафыннан уратып алынган. "Фонтанка.ру" хәбәр иткәнчә, алар кешеләрне йорттан чыгармыйлар һәм беркемне дә анда кертмиләр. Йортта шулай ук атышулар ишетелә.

Бүген иртән Ленин проспектындагы 92/3нчы йорт янына Русия гвардиясе, ФСБ, "Град" исемле террорга каршы оешма хезмәткәрләре 20 машиналарда килде. Күзәтүчеләр белдергәнчә, алар йортка бик күп ак капчыклар кертте. Йорттан исә әрҗәләр чыгардылар.

XS
SM
MD
LG