Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия татар мәхәлләсенә нигез салучыларның берсе – Сәгыйть Садрига 99 яшь


Сәгыйть Садри
Сәгыйть Садри

Садрилар Австралиягә татарларны китерүгә зур өлеш куя һәм килүчеләрнең балалары татар телен, татар мәдәниятен һәм ислам динен югалтмасын өчен зур эшләрнең башында тора.

Татарларга һәм башка милләттән булган берничә йөз гаиләгә Кытайдагы золымнардан котылырга булышкан һәм Австралиядә татар мохитен тудыручыларның берсе – Сәгыйть ага Садрига 17 август 99 яшь тулды.

Сәгыйть ага хәзер Аделаида шәһәрендә балалары һәм оныклары янында яши. Туганнары һәм Көньяк Австралия татар җәмгыяте вәкилләре Сәгыйть аганы туган көне белән тәбрикләде.

Ватандашлар сугышыннан соң, 1950 елда Кытайда хакимиятне коммунистлар үз кулларына алып, сталинча золым сәясәте үткәрергә керешкәч, Садрилар илдән китү турында уйлана башлый. Әмма төрле каршылыклар, сәяси тотрыксызлык аларның бу теләгенә киртә булып тора. Садрилар бары тик 1975 елның августында гына Австралия визасын алуга ирешәләр. 1976 елның 11 февралендә Аделаида шәһәренә килеп төшәләр. Ләйлә һәм Сәгыйть Садрилар Австралиягә татарларны китерүгә зур өлеш куя һәм килүчеләрнең балалары татар телен, татар мәдәниятен һәм ислам динен югалтмасын өчен зур эшләрнең башында тора.

Көньяк Австралия татарлары ассоциациясенең җитәкчесе булган Ләйлә ханым Садри 2012 елның 9 августында вафат булды.

Сәгыйть Садри 1917 елның 17 августында Колҗа шәһәрендә туа. Әтисе Салих, тумышы белән Казан янындагы бер авылдан, патша армиясенә алты ел хезмәткә бармас өчен 1905 елда Русиядән Колҗага килә. Төбәктә бердәнбер күн эшкәртү заводы һәм сәүдә ширкәтенең хуҗасы булган.

Сәгыйть Ташкентта Урта Азия дәүләт университетында белем ала, берүк вакытта Кытайның Ташкенттагы баш консулы ярдәмчесе һәм тәрҗемәчесе дә булып эшли. Европада Икенче дөнья сугышы башланып, халыкара хәлләр катлаулангач, Колҗага кайтырга мәҗбүр була. Колҗада Сәгыйть Садри мәгариф һәм мәдәни эшләрдә татар җәмгыятенең җитәкчесе итеп сайлана. Әмма 1943 елда татарларга мәдәни эшләр белән шөгыльләнү тыела.

XS
SM
MD
LG