Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: "Татарстанның "Голос" кебек үз проекты булырга тиеш"


Сәйдә Мөхәммәтҗанова: "Татарстанның "Голос" кебек үз проекты булырга тиеш"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:34 0:00

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: "Татарстанның "Голос" кебек үз проекты булырга тиеш"

Русиянең Беренче каналында татарча җырлап танылган җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова Татарстанга да “Голос” кебек татарча “Балалар тавышы” телевизион проектын булдырырга кирәклеген әйтте. Азатлыкка әңгәмә барышында ул августа үткән беренче иҗат кичәсе, киләчәк планнары белән дә уртаклашты.

Казанда 9нчы сыйныфка баручы җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова алга таба күп вакытын укуга, имтиханнарга әзерләнүгә багышламакчы. “Гадәти тормыш, дуслар белән аралашу, уку миңа күбрәк ошый”, ди Сәйдә. “Җырлап кына дөнья бармый бит. Һөнәрле, акыллы, бәхетле хатын-кыз булуын телибез”, дип белдерде безгә әнисе Зилә ханым. Алай дисәләр дә, җырлау, татар җыр сәнгате турында гаиләләре белән уйланулары әңгәмәне башлауга ук бәреп чыкты.

– Минемчә, Татарстан башкаласында Мәскәүдәге “Тавыш” (“Голос”) кебек татарча “Балалар тавышы” телевизион проектын булдырырга кирәк. Жюрины да легендар татар җырчылары арасыннан куярга. Беренче канал кебек, безнең “Яңа гасыр” каналы проектның барлык турларын да, атна саен татар телендә нәтиҗәләр ясап, күрсәтеп барсын иде. “Балалар тавышы”на бөтен дөньядагы татар балалары да катнаша алсын.

–​ Казанда 12 августта беренче иҗади кичәң үткән икән, без анда катнаша алмадык, бу хакта тулырак сөйләп китче?

– “Туган авылым” күңел ачу үзәге комплексы вәкилләре шундый кичә үткәрергә тәкъдим ясады. Әти моны миңа хәбәр иткәч, “Ярый, үткәреп карыйк, ничек булыр”, дип ризалаштым. Әлеге чарада танылган артистлар катнашты: Зөһрә Сәхәбиева, Габделфәт Сафин, Рәфинә һәм Рәзил Камаловлар, Ринат Вәлиев һәм минем җыр укытучым Венера Гәрәева да булды. Кичәгә “Голос”та катнашкан Эльмира Кәлимуллина да чакырулы иде, Мәскәүдә булуы сәбәпле ул килә алмады.

Кичәдә төрле телдә 20дән артык җыр җырладым һәм фортепианода да уйнадым. Кырымтатар телендә "Ике чишмә" җырын да башкардым.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова "Ике чишмә" кырымтатар җырын башкара
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:19 0:00

Әтием Айрат үзе алып баручы булырга теләк белдерде. Билет бәясе 350 сум иде һәм алар гадәттәгечә урындыклап түгел, ә өстәлләп сатылды. Әти туганнарга хәбәр итмәде, чөнки аның минем кичәгә күпме халык килүен беләсе килде. Барлык билетлар да сатылып бетте, җитмәде дә, басып карадылар. Зур булмаган, җыйнак, җанлы концерт-бәйрәм булды.

–​ Алга таба тагын шундый иҗади бәйрәмнәр үткәрергә ниятлисезме?

– Без бу турында уйлыйбыз. “Туган авылым” кабат тәкъдим ясады, тик өстәлләр белән түгел, ә урындыклар куеп уздырырга. Бәлки ноябрь аенда, каникул вакытында оештырырбыз. Әлегә “Татар моңы” бәйгесенә әзерләнәм. Аннан соң, быел 9нчы сыйныфка барам, кайбер фәннәрдән төшеп калган дәресләрем бар. Шуларны төзәтеп, имтиханнарны “5”легә бирәсем килә.

–​ Син күп йөрисең, илнең, республиканың төрле почмакларында үткән мәдәни чараларда катнашасың. Шулардан чыгып әйтсәң иде, татар теленең кулланышы артамы, кимиме?

– Минемчә, ул кимемәде. Әле күптән түгел беренче тапкыр Татар яшьләре форумында катнаштым. Миңа анда бик ошады һәм телне үстерүгә яңа проектлар булу куандыры.

–​ Киләчәктә үзеңне татар телен үстерүчеләр арасында күрәсеңме?

– Ниятем бар. Тик әлегә киләчәктә кем буласымны хәл итмәдем.

–​ “Тавыш” (“Голос”) бәйгесе вакытлары, игътибар үзәгендә булу сагындырмыймы?

– Миңа популярлык кирәк түгел. Ул бераз ардыра башлады. “Тавыш. Балалар”да (“Голос. Дети”) катнашу вакытлары ошады, тик алар сагындырмый, чөнки бик авыр, дулкынлану чоры иде ул. Әлеге проектка кабаттан барасым килми.

–​ Үзәк каналларда үзең кебек татарча җырлаучы яшьләрне күрергә теләр идеңме? Гомумән, бармы андыйлар, булырга мөмкинме?

– Әлегә Беренче каналда татарча җырлаучыларны күрмәдем. Тик шундый чараларда үз телеңдә җырларга кирәк дип саныйм. “Тавыш. Балалар”дан соң, интернетта, “Татар телен белми идем, синең җырлауны ишеткәч өйрәнә башладым”, дип язучылар булды. Бу татар телен таныту дип саныйм.

–​ Синең яныңда күбрәк рус телле кешеләр бугай, рус сүзләрен кушып сөйләшәсең? Кемнәр белән күбрәк аралашасың?

– Туганнарым белән татарча сөйләшәм, дуслар арасында урысча сөйләшүчеләр дә бар. Бәлки шуңадыр. Татарча китаплар да күбрәк укырга кирәк.

–​ Евровидениедә татар җырчыларын күрергә теләр идеңме яки үзеңне? Быел кырымтатар телендә чыгыш ясаган Җамаланың чыгышын ничек кабул иттең?

Җамала бик ошады. Ни өчен кайбер кешеләр аны “сәяси тема” дип тискәре фикерләр җиткерде, аңламадым. Минемчә, ул дөрес юлда, үз телендә җырлады. Татар җырчыларын да шулай күрергә теләр идем. Үзем турында әлегә берни әйтә алмыйм, чөнки барысы да Ходай кушканча була.

XS
SM
MD
LG