Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау якынлаша. "Яшь гвардия"челәр дә Татарстан тасмаларын тарата башлады


"Яшь гвардия" Татарстан байрагы төсендә тасмалар тарата
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:18 0:00

"Яшь гвардия" Татарстан байрагы төсендә тасмалар тарата

"Бердәм Русия"нең яшьләр оешмасы "Яшь гвардия" Казанда Татарстан байрагы төсендәге тасмалар тарата. Элек бу акцияне "Азатлык" берлеге яшьләре генә оештыра иде.

"Бердәм Русия"нең "Яшь гвардия" яшьләр оешмасының Казан бүлеге шәһәр урамнарында Татарстан байрагы төсләрендәге тасмалар тарата. Георгий тасмаларын тарату белән шөгыльләнгән "Яшь гвардия" әлегәчә Татарстан тамгаларын урамнарда өләшми иде.

"Әлеге акция иң элек халкыбызда ватанпәрвәрлек хисен арттыруны максат итеп куя. Активистларыбыз тасмаларны өләшкәндә халыкка Татарстан байрагы, аның төсләре турында мәгълүмат җиткерә", дип сөйләде Азатлыкка "Яшь гвардия"нең Казан бүлеге җитәкчесе Альбина Кыямова. Аның сүзләренчә, тасма тарату 9 августта башланып 30 август – Республика көненә кадәр дәвам итәчәк.

"Яшь гвардия"челәр Казанда Татарстан тасмаларын тарата
"Яшь гвардия"челәр Казанда Татарстан тасмаларын тарата

Әлеге чарада катнашкан бер активист Азатлык радиосына белдергәнчә, Казанда Татарстан тасмаларын Георгий тасмаларына караганда тарату җиңелрәк, чөнки "триколорны" кайберәүләр алырга теләми.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге исә республика байрагы төсендәге тасмаларны тарату акциясен 2009 елдан бирле оештыра.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләрен хакимият канаты астындагыларның аларның әлеге башлангычын куллануы куандыра гына.

"Без бу акциягә уңай карыйбыз, чөнки аның белән алар байракны пропагандалый", дип сөйләде Азатлыкка берлек рәисе урынбасары Рәфыйк Кәримуллин. "Без исә бу акцияне 2009 елда башладык һәм хәзер дә дәвам итәбез. Без, әлбәттә, каршы түгел, чөнки милләткә файда китерсә, ул эшне кем башкаруы мөһим түгел. Узган ел президент сайлавы алдыннан Миңнеханов командасы ул ысулны актив кулланды", ди Кәримуллин.

XS
SM
MD
LG