Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан бәйсезлеген президентсыз гына бәйрәм итә


Тантаналы бәйрәм чараларының башы. 2016 елның 31 августы
Тантаналы бәйрәм чараларының башы. 2016 елның 31 августы

Ислам Кәримовның котлавын телевизордан укып ишеттерделәр, ә үзенең сәламәтлеге турында бер сүз әйтмиләр

1 сентябрьдә Үзбәкстан бәйсезлек алуының 25 еллыгын бәйрәм итә. Бөтен чаралар бу юлы президентсыз гына уза. Ислам Кәримовның сәламәтлеге турында 28 августтан бирле бернинди рәсми мәгълүмат бирелми.

Кәримов Бәйсезлек көнендә Ташкентта чыгыш ясарга тиеш иде, ләкин концертны үткәрмәскә булдылар, ә башка бәйрәм чаралары алдан планлаштырылганча дәвам итә. 31 августта үзбәк дәүләт телевидениесе Кәримов исеменнән бәйрәм котлавын җиткерде.

XS
SM
MD
LG