Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннар хаҗ сәфәрендә

Татарстаннарның хаҗ cәфәре дәвам итә. 4 сентябрьдә алар барысы бергә җыелып Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә гомрә кылды. Республиканың Олы Кабан бистәсендәге һава мәчете имамы Илсур Галәметдинов белдергәнчә, алар белән стандарт юллама аша 250-ләп кеше очкан. Алар 45-әр кешедән торган тәркемнәргә бүленгән. Хаҗ кылучыларның 50ләбе дәүләт хисабына сәфәр кыла. Алар арасында районнардан мохтаҗ кешеләр һәм 20-ләп табип. Хаҗилар сүзләренчә, сәфәр яхшы оештырылган. Яшәү урыннары, ашау сыйфатлы. Әл-Хәрам мәчетенә даими автобус йөреп тора. Еш кына мөфти Камил хәзрәт хаҗиларны җыеп хаҗ кылу тәртипләрен аңлатып вәгазьләр сөйли.

XS
SM
MD
LG