Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа iPhone 7нең биш төп яңалыгы


Яңа iPhone 7 һәм iPhone 7 Plus-ны тәкъдим итү
Яңа iPhone 7 һәм iPhone 7 Plus-ны тәкъдим итү

Чәршәмбе кич Apple ширкәте яңа чыгачак 7нче iPhone'ны тәкъдим итте. Яңа сматфонның иң зур яңалыгы – колакчыннар өчен урын булмау. Моның сәбәпләре һәм смартфонның төп яңалыклары – Азатлык күзәтүендә.

1. Гадәти колакчыннар өчен урын юк

Яңа смартфонның иң зур яңалыгы – колакчыннарны тоташтыру ноктасы булмау. Әйтик, дустыгызның айфонын алып, анда музыка тыңлыйм дисәгез, хәзер бу мөмкин булмаячак. Аның урынына Apple ширкәте яңа AirPods исемле колакчын уйлап чыгарды. Колакка гына беркетелгән җиһаз инфракызыл бәйләнеш ярдәмендә телефон белән тоташа, музыка һәм тавыш аның аша бара.

iPhone 7 һәм AirPods
iPhone 7 һәм AirPods

AirPodsның үзенә дә энергия кирәк, аның 5 сәгатькә җитә торган батарее бар. Эчендә чын процессор урнашкан. Колакчын 159 доллар торачак (якынча ун мең сум). Элекке колакчыннар белән музыка тыңларга теләсәгез, сезгә хәзер Lightning исемле җиһаз кирәк. Ул энергия кертү урынына тоташып, смартфонга колакчыннарны тоташтыра ала.

Яңа AirPods колакчыннары
Яңа AirPods колакчыннары

Бер яктан, мондый яңалык куллану өчен шактый җайлы булса, икенче яктан, ул бары тик айфоннар кулланган кешеләргә генә җайлы. Чөнки башка төрле смартфоннар кулланган кешеләр инде колакчыннарын iPhone'да куллана алмаячак, киресе дә мөмкин түгел.

2. Су үтмәслек смартфон

Яңа телефонда дизайн яңарту гына түгел, аның корпусын яхшырту да күзәтелә. Хәзер аларда су үтмәслек корпус урнаштырылган. Дөрес, әлеге тышлык тулысы белән су үтүдән саклый алмый, әйтик, ул су тулы савытка төшсә, аны инде кулланып булмаячак. Тик су чәчрәве, бераз су үтүдән ул саклый ала.

Яңа iPhone 7не тәкъдим итү
Яңа iPhone 7не тәкъдим итү

​Гомумән, бу өлкәдә ширкәт әлегә төгәл гарантияләр бирә алмый. Киләчәктә су үтмәү тышлыгы смартфоннар өчен хәлиткеч булачак дип саный белгечләр. Мөгаен, һәркемдә телефонны чылату очраклары булгандыр, бу зур уңайсызлыклар китерә.

3. Ике камера

iPhone 7 Plus версиясендә ике камера каралган. Бу фотосурәтләрне тагын да сыйфатлырак итү максатыннан ясалган. Бу ерактагы объектларны зур киңлек белән төшерергә һәм якындагы әйберләрне дә 12 Мп сыйфатында төшерергә мөмкинлек бирә. Зум (якынайту) сыйфаты да шактый яхшыртылган.

Яңа iPhone 7
Яңа iPhone 7

4. Retina HD экраны

Элеккеләрдән аермалы буларак, бу айфоннарда Retina HD дисплее була. Киңәйтелгән төс спектры белән видео һәм фото сыйфаты тагын да югарырак була дип ышандыра Apple. Һәр рәсемдә төс төсмерләре киңрәк кулланыла.

5. 3D Touch технологиясе

Apple iPhone 7-дә 3D Touch технологиясе тагын да яхшыртылды дип белдерде. Хәзер смартфон дисплеена һәр тию һәм һәр тактиль боерык сизеләчәк һәм тиз башкарылачак. Моның сыйфаты чыннан да югары булса, телефонда эшләү шактый тизләтеләчәк һәм җиңеләячәк дип саный белгечләр .

2 сәгатьлек презентацияне Apple 2 минутлык видеопрезентациягә кыскартты. Чараны карамый калганнарга бу язманы карарга киңәш итәбез:

Apple ширкәтенең дизайн мөдире Джонни Айв җиденче айфонны "моңа кадәр чыгарылганнар арасында иң яхшысы" дип атады. iPhone 7-нең иң арзан бәясе 649 доллар (якынча 42 мең сум), iPhone 7 Plus-ныкы 769 доллар (якынча 50 мең сум) тәшкил итәчәк. Алдан сатып алу гаризалары 9 сентябрь кабул ителә башлый. Русиядә смартфоннарны рәсми сату башлаганнан соң бер атна узуга, 23 сентябрь көнне сатып алып булачак.

XS
SM
MD
LG