Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Русиядә йөк машинасын иң оста йөртүчене ачыклыйлар


8-10 сентябрьдә Чаллының Сабантуй мәйданы янында, Хәсән Туфан проспектында "Русиядә йөк машинасын иң яхшы йөртүче" исеме ачыкланачак. Бәйгедә илледән артык машина йөртүче катнаша.

Пәнҗешәмбе аны ачу тантанасында Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Русия транспорт министры урынбасары Николай Асаул, Чаллы хакиме Наил Мәһдиев катнашты.

Бәйгене Русия транспорт министрлыгы оештырган. Биредә осталыкларын күрсәтү өчен Русиянең егермеләп төбәгеннән, шул исәптән Башкортстан, Татарстан, Удмуртия, Чуашстан республикаларыннан да узышчылар килде. Исемлектән күренгәнчә, Мәскәү, Оренбур, Төмән, Екатеринбур, Ижау, Уфа һәм Казан такымнарында Чаллыга ярышка килүчеләр арасында татар егетләре байтак.

Бер миллион сумлык приз өч категориягә бүленгән машина йөртүчеләр арасында бүленәчәк. 8 сентябрьдә беренче категориядә, 5 тоннага кадәрге машиналарны йөртүдә ярыштылар. 9 сентябрьдә 10 тонналы, унысында 10 тоннадан артык машиналарда көч сынашачаклар.

Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

XS
SM
MD
LG