Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Айдар Хәлим китабын экстремистик материаллар исемлегенә кертмәкче


Айдар Хәлим
Айдар Хәлим

Язучыны "Убить империю" китабындагы урыс милләтенә һәм Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевка карата тәнкыйте өчен гаепләмәкчеләр

Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәлеге Татарстан прокуратурасыннан Айдар Хәлимнең “Убить империю” китабын экстремистик материаллар исемлегенә кертүне сорый. Бу хакта “Независимая газета” яза.

Матбугат чарасы язуынча, китапта урыс милләтенә һәм Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевка карата тәнкыйть күп.

Былтыр Айдар Хәлимгә карата “Милләтәра нәфрәт уяту” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган иде, дип тә искәртә әлеге гәзит. 2015 елның сентябрендә язучының фатирында тентү уздырылды. Аннары аны сорау алу өчен Казанга полиция идарәсенә алып киткәннәр иде. “Сорау алулары үтә нечкә, үтә нәзакәтле булды”, дип Айдар Хәлим Азатлыкка да сөйләде.

XS
SM
MD
LG