Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хөкүмәте Керри һәм Лавров очрашуы нәтиҗәсендә кабул ителгән килешү белән ризалашты


Каршы тарафларга хәрби чараларны 12 сентябрьдән туктату тәкъдим ителгән.

Сүрия хөкүмәте илдәге кризисны җайлау өчен АКШ һәм Русия тәкъдим иткән планны хуплады. Бу хакта Сүрия дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә.

САНА Сүрия агентлыгы илнең җитәкчелегенә сөйләшүләр нәтиҗәсе турында билгеле дип әйтте. Димәшк һуманитар сәбәпләпдән чыгып, Алеппо районында хәрби чараларны киметергә ризалашты.

Оппозиция вәкилләре килешү тексты аларга килеп җиткәч аның белән танышу нәтиҗәсендә үз фикерен җиткерәчәген әйтте.

Җомна төнлә Женевада узган очрашу нәтиҗәсендә АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров журналистларга килешүгә ирешүләрен әйткән иде. Каршы тарафларга хәрби чараларны 12 сентябрьдән туктату тәкъдим ителгән.

XS
SM
MD
LG