Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия кырымтатарлары корбаннарны Кырымда чала


Төркиянең кырымтатар вәкилләре
Төркиянең кырымтатар вәкилләре

Төркиянең кырымтатар берлекләре һәрьелдагыча бу юлы да Корбан бәйрәмендә “Корбаныбызны Кырымда чалам” дигән шигар белән корбаннарын Кырымда, Кыпчак һәм Чонгарда чала.

Төркиянең кырымтатар берлекләре, һәр елдагыча, бу юлы да Корбан бәйрәмендә “Корбаныбызны Кырымда чалам” дигән шигар белән корбаннарын Кырымда, Кыпчак һәм Чонгарда чалу өчен әзерләнә.

Төркиядәге кырымтатар оешмаларының 2016 елның 26 июлендә Искешәһәрдә узган җыелышында Кырымда һәм Русия аннексияләгән Кырымда корбан чалу турында карар кылынды. Корбаннарны мөфтият аша түгел, ә турыдан-туры җирле халык белән берлектә чалырга планлаштырылды.

Төркиянең төрле шәһәр һәм бистәләрендә корбаннарны Кырымда чалу теләге булган кешеләр белән эш башланды. Кырым төрекләренең Мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте башлыгы ярдәмчесе Мүкремин Шаһин, Эдирне шәһәре башлыгы Алпер Явуз Арслан һәм төрле җәмгыять вәкилләре корбаннарны чалу һәм әзерлек эшләрен алып барыр өчен Херсонга киттеләр.

Мүкремин Шаһин Кырымда 400дән артык корбан чалыначак диде. “Моның өчен кайбер дусларыбыз Кырымга китте һәм әзерлек башланды. Быел Украинаның Кырым чикләренә якын төбәкләрендә, Кыпчак һәм Чоңгар районнарында корбан чалыр өчен әзерлекләр бара. Моны оештыруда кырымтатар Мәҗлесенең җирле вәкилләре белән хезмәттәшлек итәбез. Җәмгыятебез бәйрәмнең беренче көненә кадәр Кырымда корбан чалырга теләгән кешеләрдән акча һәм гариза кабул итәчәк. Төркия буенча күпме корбан чалынганын бәйрәмнең икенче көнендә белдерербез. Төркиядән башка Европада яшәгән күп кенә төрек кардәшләребез дә безгә мөрәҗәгать итте”, ди Мүкремин Шаһин.

Корбаннарын Кырымда чалырга әзерләнү өчен Гебзе шәһәре кырымтатар җәмгыяте башлыгы Шәрифә Орак һәм җитәкчеләр шурасы әгъзасы Рәҗәп Орак, Бурса шәһәре кырымтатар җәмгыяте идарәчесе Өмәр Бирҗан да 2016 елның 9 сентябрендә Кырымга килде. Шәрифә Орак монда килгәне өчен сөенеп бетә алмый. “Әзерләнү эшләре озаккарак сузылса да, кирәкле визалар алгач, Кырымга килүебез һәм бәйрәмне биредә кардәшләребез белән уздырачагыбыз, хәер корбаннарын биредә чалып бүлешәчәгебез өчен бик шатмын”, ди ул.

Төркиядәге кырымтатарлар һәм кайбер төрекләр Кырымда корбан чалуны 1991 елдан бирле ел саен оештыра. Әлеге чара кырымтатар милли мәҗлесенең Төркия вәкиллеге инициативасы һәм Әмәл кырым вакыфы, Истанбул кырымтатар җәмгыяте тарафыннан кырым татарларына ярдәм буларак һәм дистә елларча еракта яшәгән кардәшләр белән элемтәләрне яңадан урнаштыру һәм ныгыту өчен оештырыла.​

XS
SM
MD
LG