Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта 11 сентябрь корбаннарын искә алалар


2001 елгы террор гамәле нәтиҗәсендә өч меңгә якын кеше һәлак булды.

Нью-Йорк һәм АКШ шәһәрләре 11 сентябрь һөҗүмнәренең 15 еллыгын билгели. Манхэттенда игезәк биналар ишелгән урында якшәмбе кичен шәмнәр кабызачаклар.

Манхэттенның истәлек мәйданында алты минутлык тынлыктан соң һәлак булган 2983 кешенең исемнәре укылачак. Әлеге чаралар полиция һәм янгын сүндерүчеләр катнашуында узачак. 2001 елдагы террор вакытында 340 янгын сүндерүче һәм 60 полиция хезмәткәре һәлак булды. Күп кенә янгын сүндерүчеләр югары каттагы кешеләрне коткарырга тырышканда үлде.

Үзенең атналык радиомөрәҗәгатендә АКШ президенты Барак Обама әлеге көнне “илнең тарихындагы иң күңелсез көн дип атады, әмма американнарны халык буларак билгеләүче төп кыйммәтләрнең саклап кала алуын” әйтте.

АКШта Демократлар фиркасеннән президент сайлавына намзәт Һиллари Клинтон һәм Республикан фиркасеннән Дональд Трамп террор урыннарын караячак.

2001 елның 11 сентябрендә террорчылар кулларына төшергән ике очкычны Дөнья сәүдә биналарына юнәлтеп аларны кисеп кергән иде. Өченче очкыч Вашингтондагы Пентагон бинасына бәрелде. Дүртенчесе Пенсильвания штатында барып төште.

XS
SM
MD
LG