АКШ президентына Демократик фирка намзәте Һилари Клинтон сәламәтлеге сәбәпле Калифорниягә бара алмаячак. Ул 12-13 сентябрьдә Лос-Анджелес һәм Сан-Францискода сайлауалды чараларында катнашырга тиеш булган. Рейтерс хәбәр иткәнчә, җомга көнне Клинтонда үпкә ялкынсынуы башланган.
Якшәмбе Нью-Йоркта 11 сентябрь корбаннарын искә алу чарасында Һилари Клинтонның хәле начарайган иде. Социаль челтәрләрдә Клинтонның машинасы янына чайкала-чайкала баруы төшерелгән видео пәйда булды. Соңрак табиплар Клинтон җомгадан бирле үпкә ялкынсынуыннан дәвалана, аңа антибиотиклар билгеләнде, һәм ул әкренләп терелеп килә, дип белдерделәр.