Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәзине велосипедта хаҗга барып җиткән


Булат Насыйбуллин
Булат Насыйбуллин

Казандагы Кабан арты мәчете мәзине Булат Насыйбуллин велосипедка утырып өч айдан соң хаҗга барып җиткән.

Тискәре фаразларга кармастан, Булат Насыйбуллин Үрдүн аша Согуд Гарәбстанына узып керә алган. Белгечләр аның нәкъ менә шул чикне уза алуына аеруча шикләнгән иде. Җитмәсә ул мөфтиятнең рәсми рөхсәтен һәм Согуд Гарәбстаны визасын алмыйча гына юлга кузгалган иде. Аны Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин рухландырып торды.

Юлчы үз сәфәренең мөмкин кадәр шау-шусыз, шыпырт узуын теләде. Азатлык язганча, Булат Казаннан Дагыстанга кузгалды. Аннары Чечня аша Грузиягә керергә теләгән иде. Тик соңыннан юлын үзгәртте һәм Азәрбайҗан аша китте. Бу турыда Баку татарлары хәбәр иткән иде.

Аннары ул Грузияне һәм Төркияне узган. Шуннан соң Кыпрыс аша Мисырга очкан, аннан Үрдүнгә чыккан.

Насыйбуллин 2015 елда да талпынып караган булган. Мәккәгә Азәрбайҗан, Иран, Күвәйт аша 5400 чакрым узып бармакчы булган. Тик Якын Көнчыгышта сугыш килеп чыккач, бу ниятеннән баш тарткан. Бу юлы ул виза сорамаучы илләр һәм сугыштан ерак торучы юллар аша барып җитә алган.

Аның хаҗга барып җитү хәбәре челтәрләргә дә таралды. Нурлан Мөхәммәт исемле кулланучы Фейсбукта үз диварында "бу безнең рус кардәшебез Влад" дип язган иде. Тик соңыннан Азатлык хәбәрчесе мөрәҗәгатеннән соң ул Булатның чын исемен һәм татар кешесе булуын төзәтеп язды.

XS
SM
MD
LG