Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төмәндә ханлыкларга багышланган музей булдыру тарихи дөреслекне ачачак"


"Кырымнан Себергә кадәр: Урта гасырдагы тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру" сөйләшүендә катнашучылар Денис Маслюженко (с), Зәйтүнә Тычинских, Гуливер Алтын, Ринат Насыйров
"Кырымнан Себергә кадәр: Урта гасырдагы тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру" сөйләшүендә катнашучылар Денис Маслюженко (с), Зәйтүнә Тычинских, Гуливер Алтын, Ринат Насыйров

Төмән татар мәдәният үзәгендә Кырым һәм Себер ханлыклары арасындагы бәйләнешләргә багышланган сөйләшү узды. Ханлыкларга багышланган хосусый музей будыру тарихтагы җитешсезлекләрне тулыландырырга ярдәм итәчәк дигән фикергә килделәр.

10 сентябрь Төмән татар мәдәният үзәгендә "Кырымнан Себергә кадәр: Урта гасырдагы тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Анда Кырым, Тубыл, Курган, Төмән тарихчылары катнашты. Әлеге чара Төмән өлкәсе татар Конгрессы, Туган якны өйрәнүчеләр берлеге һәм Кырым тарихи музей-тыюлыгы ярдәме белән үтте.

Чарада катнашкан галимнәр хосусый музей булдыру Кырым һәм Себер ханлыклары арасындагы бәйләнешләрне барларга, уйдырмаларга киртә куярга ярдәм итәчәк дип белдерә. Сөйләшүдә Русия күләмендә "Татар-тур" проектын булдыру кирәклеге дә әйтелде.

Гуливер Алтын
Гуливер Алтын

Чарага Кырым тарихи музей-тыюлыгы җитәкчесе Гуливер Алтын экспонатлар алып килгән иде. Мәдәният үзәгендә күргәзмә ачылды. Гуливер Алтын шәхси музей оештырган, Кырым ханлыгы турында 1,5 мең тирәсе тарихи экспонат булдырган. Ул Төмән өлкәсе музейларындагы Себер ханнары турындагы мәгълүматларны өйрәнеп, Себер фәнни үзәге булдыру кирәклеген әйтеп үтте. Кырымнан Төмән өлкәсенә кадәр сузыласы "Татар-тур" туристик маршруты турында сөйләде.

"Бу тур төрки дөньяның урта гасырдагы Алтын Урда эзләреннән үтәчәк, Кырым, Әстерхан, Казан, Себер ханлыклары белән бергә, Калмыкстан, Кавказ, Краснодар өлкәсе һәм башка төбәкләр аша узачак. Милли ресторан-кафелар, кунакханәләр һәм тарихи урыннар булдырылачак", дип сөйләде ул.

Гуливер Алтын Төмән өлкәсе хакимияте вәкилләре белән очрашуларда туризмны үстерү, халыкара аралашу һәм турмаршрутлар, тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм өлкәгә инвестицияләр җәлеп итү өчен масштаблы хезмәттәшлек нигезендә системалы эшне башлау турында уртак фикергә килүләрен хәбәр итте.

Русия дәүләт архивында ныклап эзләнүләр тарихның дөрес тәкъдим ителмәвен раслады

Курганнан килгән тарих фәннәре кандидаты Денис Маслюженко 25 галим катнашында Төмән-Себер ханлыгы турында кулъязма хәлендә 800 битлек калын китап әзерләүләре, аның тиздән Казанда бастырылачагы турында хәбәр итте. Һәм бу китапта берничә тарихи мифка ачыклык кертеләчәген, төрле архивлардан эзләнеп тарихи дөреслекне мөмкин булган кадәр ялгансыз бирергә тырышуларын әйтте.

"Безнең өчен иң авыры – төрки телдәге язуларны укый белүче белгечләрнең аз булуы, чөнки язма һәйкәлләрне бөтенләй өйрәнә алмадык. Ә инде Русия дәүләт архивында ныклап эзләнүләр тарихның дөрес тәкъдим ителмәвен раслады.

Русия тарихи язмаларындагы, Ермак килде, Күчемне җиңде һәм дәүләтчелек юкка чыкты, дигән мәгълүматлар бөтенләй дөреслеккә туры килми. Күчем үлгәнче хан булып йөри, аннан соң да аның токымын дәвам итүчеләр арасында даими сайлаулар булып тора. 1660 елда да хариталарда Күчүк җире дигән билгеләмә бар. Рус чыганакларында Төмән-Себер ханлыгы булмаса да, дөреслектә шул исемдәге мөстәкыйль дәүләтләр көн иткәннәр.

Ханлыкның үз акчасы булмаган, Тайбуга һәм Шәйбанилар ырулары сугышканнар, Себернең Бохарага бәйлелеге һәм башка уйдырмалар Төмән-Себер ханлыгына караган язмаларда җитәрлек.

Совет чорында өйрәнелеп бетмәгән материалларны куллану һәм шул чордагы сәясәт нәтиҗәсендә тарихта махсус җибәрелгән күп ялгышлыклар китаптан китапка күчеп йөриләр", дип тәмамлады сүзен Маслюженко.

Наталья Матвеева уртада
Наталья Матвеева уртада

40 еллап археология белән шөгыльләнүче, Чимги-тораны (Төмәннең элекке исеме) өйрәнүгә күп өлеш керткән тарих фәннәре докторы Наталья Матвеева Себер ханлыгының башкаласы урынында эзләнүләр алып барганда җир катламнары ярдәмендә генә элек авыл, аннары шәһәр булганлыгы ачык күренгәнлеге, Төмән тарихының бүген билгеләп үтелгәннән шактый киңрәк булуы төрле табылдыклар аша да расланганлыгы турында сөйләде. Өлкә хакимиятенә дә, Думага да, башка җирләргә Чимги-тораны өйрәнү програмына ярдәм сорап хатлар язуларын, матбугатта язмалар чыгуын, китаплар бастырылуын, ләкин бернинди дә нәтиҗә булмавына ачынуын белдерде ул.

"Хакимияттә безгә бу чыгымлы эш, безгә тиз арада акча керә торган проектлар кирәк, диделәр. Чимги-тораның ныклап өйрәнелмәве, дәүләт тарафыннан сакланмавы, шәһәр үзәгендәге тарихи әһәмиятле урыннарның хосусый милеккә әверелүе, стадион, күпкатлы биналар салыну – бу мөмкинлекнең бөтенләй диярлек юкка чыгару дәрәҗәсенә җиткерелүе дә сер түгел иде. Дөньяда үзен хөрмәт итә торган халык беркайчан да мәдәни мирасын шәхси файдасы өчен корбан итми, Төмәндә бу хәл бик аяныч. Чимги-торага игътибар артачак әле", диде галимә.

Төмән өлкәсендәге астаналарны өйрәнгән галим Ришат Рәхимов 2020 елда Чимги-торага нигез салынуның 800 еллыгы билгеләп үтеләчәген белдерде.

Сөйләшү вакытында Төмәндә дә, Тубылда да дәүләт музейларында Себер ханлыгына кагылышлы экспозицияләр булмавы, астаналарның барсының да паспортлашмавы һәм башка күп мәсьәләләр турында сүз барды. Төмән өлкәсендә дә Урта гасырларга багышланган хосусый музейның кирәклеген бертавыштан расладылар.

XS
SM
MD
LG