Русия буйлап тавыш бирүгә 10%тан артык кеше килгән (11:00 мәгълүматы). Яңа игълан ителгән мәгълүматка күрә, Мәскәүдә 12:00 вакытына 8,34% кеше, Петербурда 6,13% кеше тавыш биргән. Исегезгә төшерәбез, Татарстан буенча сәгать уникегә 34%тан артык кеше тавыш биргән.
Чаллының 2147 санлы сайлау бүлегендә дә хәрәмләшү әзерләнгән
Мәктәптә (тавыш бирү бүлмәсендә түгел) сайлау комиссиясе әгъзасы якынча йөз бюллетень белән пакет тапкан. Башка сайлау комиссиясе әгъзалары аны бүлмәдән этеп чыгарганнар, бүлмәне япканнар. Соңрак пакет югалган, сайлау комиссиясе әгъзасы полицияне чакырткан, дип хәбәр итә Идел.Реалии.
Индерәйдә лотерея уйнатып сайлауга җәлеп иттеләр
Төмән өлкәсенең Индерәй авылында халыкны сайлауга лотереялар уйнатып җәлеп иттеләр. Иң беренче килгән Халстан Ханнановага бүләк эләкте. 18 яшьләре тулып беренче тапкыр тавыш бирергә килүчеләргә дә махсус бүләкләр каралган. Сайлау урыны булдырылган мәктәп бинасында укучылар тәм-томнан ярминкә оештырган, һәркемне урамда җыр-бию белән каршы алалар.
Индрәй авылында 1219 сайлаучы бар. Төшкә кадәр 500ләп кеше сайлауга килде.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова көн дәвамында Татарстанда якынча 70% кеше тавыш бирәчәк дип уйлый. Кукмарада булган хәл турында сорауга ул "Рәсми шикаять әлегә юк, монда килгәндә ул хәбәрне ишеттем. Кукмара районындагы хәлне тикшерәчәкбез, караячакбыз" диде.
Кукмарада тамгаланган бюллетеньнәр белән секретарь тотылган
Кукмарадагы 1667нче санлы сайлау бүлегендә "Бердәм Русия" өчен тамгаланган 80 бюллетень белән комиссия секретаре тотылган.
Полиция чакырганнар. Русия Үзәк сайлау комиссиясенә шикаять әзерләнә. Секретарь алар бозылган бюллетеньнәр иде дип белдергән.
Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан депутатлары Думада республика мәнфәгатен якласын иде"
Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 43нче сайлау урынында тавыш бирде. Тавыш биргәннән соң ул Думага сайланачак Татарстан депутатларына теләкләрен җиткерде. Беренчедән, алар Мәскәүдә эшләү дәверендә юлларын табып республикага файда китерергә тиеш. Икенчедән, Русия Думасы микрофоныннан Татарстанда яшәүче халыкның, сайлаучыларның фикерләрен дә җиткерергә тиеш. Кануннарны кабул иткәндә, Татарстанда болай уйлыйлар дип, үз фикерен әйтмичә калмасыннар иде. Мин яңа депутатлар актив булыр дип ышанам, диде ул.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе оештырган Бердәм мәгълүмат үзәге харитасында соңгы мәгълүматлар ирештерелә: 12 сәгатькә Татарстан буенча 34,92 % кеше тавыш бирде.
Иң күп тавыш Аксубай районында бирелгән (81,9%). Икенче урында – Апас районы (77,78%), өченче – Кайбыч районы (77,31%).
Казан районнарында саннар кечкенәрәк: Совет районы – 16,98%. Мәскәү районы – 16,72%. Киров районы – 16,60%.
Казанның Миңнеханов тавыш биргән 42нче сайлау урыныннан фотогалерея