Киң тишекле тартмалар – канун бозу
Чаллыда 2147 санлы сайлау бүлегендә "тишек бик зур", дип хәбәр итә сайлау комиссиясе әгъзасы.
ПАРНАСтан намзәт Илья Новиков Казанның 297 һәм 299 санлы сайлау бүлекләренә куелган бюллетеньнәр салу тартмаларында да тишекләрнең тиештән ике ярым тапкыр зур булуын хәбәр итә.
Биектау районыннан Фирая Хәкимова "Пирамида"да: "Атыгыз миңа, чыкмыйм, җиде депутатта булдым"
Төштән соң Казанның "Пирамида" залында урнашкан Бердәм мәгълүмат үзәге ишек төбендә шау-шу булып алды. Биектау районы Тимовеевка бистәсенең Чубарова авылыннан су проблемы белән "Пирамида"га, журналистлар янына Фирая Хәкимова кермәкче булды. Аны сак хезмәте туктатты. "Мине туры эфирга кертегез, ТНВдан монда туры эфир була дип әйттеләр. Җиде депутат белән очраштым, файда булмады. Мәсьәләне чишмичә китмим", дип Фирая апа сакчылар, полиция, Татмедиа вәкилләре аша үтмәкче булды. Тегеләре аңа: "Чыгыгыз, бу мәсьәләне монда хәл итмиләр, сезне кертмибез", диде. "Чыкмыйм, хет атыгыз, атыгыз миңа, чыкмыйм!", дип апа үз сүзендә торды. Әмма күпме генә талпынса да, керә алмады, рәсми матбугат журналистлары да аңа игътибар итмичә узып китте.
Шәймиев: "Сайлау кампаниясендә партияләр җитәкчеләре бер яңа сүз әйтмәде"
Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев Казанның 55нче санлы сайлау урынында тавыш бирде. Азатлык сорауларына җавап биреп ул, Думадагы партия җитәкчеләре сайлау кампаниясе барышында популистик сүзләрдән башка бер яңа сүз әйтмәде, диде.
"Бу партияләрнең җитәкчеләренең кайберләре беренче тапкыр дөньяга туган кебек. Яңа сайланачак депутатларның җаваплылыгы арсын иде. Чөнки сайлаудан сайлауга без җиддирәк булырга тиеш", дипде ул. Азатлыкның "Моннан берничә ел элек Татарстаннан сайланган Дума депутатлары Татарстан мәнфәгатьләрен бик кайгыртып бетерми дип тәнкыйтьләгән идегез, бүгенге көндә сез бу турыда нәрсә әйтер идегез", дигән соравына Шәймиев, уены-чыны белән "Кайгыртып бетерсеннәр дип әйтер идем" дип җавап бирде һәм "Барыбызга да җаваплы булырга кирәк, чамалап сөйләшергә, яхшы итеп эшләргә кирәк", дип өстәде.
Менделеевскида бюллетень ташлаганнар
Менделеевскидагы 1910 санлы сайлау бүлегендә күзәтүче бер хатын-кызның өч-дүрт бюллетеньне берьюлы ташлавын күреп алган. Күзәтүченең бу хакта белдерүенә полиция колак салмаган. Бюллетень ташлаган хатын-кыз сайлау урныннан чыгып киткән.
Дондагы Ростов шәһәрендә 1958 санлы сайлау бүлегендә булган хәл. "Голос" оешмасы чыгарган видеокамералар язмасында бер хатын-кызның тартмага күпләп сайлау кәгазен төшергәнен күреп була. Тагын өч кеше бу эше башкалардан яшерү максатыннан "дивар" булып басты.
Рөстәм Хәмитов: "Киләчәгебез бүген ничек тавыш бирүгә бәйле"
Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфадагы 109-нчы сайлау урынында тавыш бирде. Ул журналистлар алдында чыгыш ясап киләчәкнең бүген ничек тавыш бирүгә бәйле булачагы турында һәм башка шундый гомумиерәк сүзләр сөйләде.
"Idel. Реалии"га чыганак Кукмарада 80 түгел, ә 100 бюллетень ташларга җыенганнар дип белдерде.