Кырымтатарлар чиберек пешереп сайлауга бойкот белдерә
Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилевнең хатыны Сафинар ханым сүзләренчә, бүген Русиядә сайлау көнендә кырымтатарлар өйләрендә калып чиберек пешерә, шул рәвешле бу сайлауга бойкот белдерә.
Кырымтатар халкы Корылтае Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Дума сайлауга кырымтатарлар күп килер дип өметләнмәсен дип белдерде.
"Аксенов күпне сөйләргә мөмкин, әмма чынлыкта аның эшләре сүзләренә туры килми. Кырымтатарларны сайлауга барырга өндәгән хакимият аларны кулга ала, урлый һәм үтерә", ди Смедляев.
"Кырымда "сайланган" депутатларны танымыйбыз"
Швеция тышкы эшләр министры Маргот Вальстрем: "Русиянең аннексияләнгән Кырымда Дәүләт Думасына сайлау үткәрүен гаеплибез. Кырымда "сайланган" депутатларны танымыйбыз", дип белдерде.
Хөрмәтле укучылар! Азатлык бүгенге сайлаудан онлайн трансляция алып бара. Бу эшкә сез дә кушыла аласыз. Әгәр сездә кызыклы вакыйгалар, тәртип бозу, хәрәмләшү очраклары турында мәгълүмат булса, бу хакта безгә хәбәр итә, фото, видео, аудио җибәрә аласыз.
Азатлыкка фото, видео, аудио җибәрү бите email: azatliq (at) rferl.org
Азатлыкның Telegram каналына хәбәрләрне @azatliqradio исеменә җибәрә аласыз, Whatsapp номеры: +420725602255
"Бердәм Русия" Кукмарадагы хәлне - сайлау бүлеге секретаренең хакимият фиркасенә тамгалы 100 бюллетень белән тотылуын үзләренә карата провокация булырга мөмкин ди. Бу хакта Азатлыкка "Бердәм Русия"нең Татарстандагы бүлеге мәгълүмат үзәге җитәкчесе Наталья Лукина белдерде.
Константин Толкачев: "Биргән вәгъдәләр үтәлергә тиеш"
Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев тавыш биргәннән соң журналистлар янында тукталып, тавыш бирү нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, биргән вәгъдәләрнең үтәлергә тиешлеге турында сөйләде.
Сәгать 15:30га Татарстан буенча яңа саннар: татарстаннарның 54,8%-ы тавыш биргән. Моның турында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин белдерде. 16 шикаять килеп җиткән, диде ул. Алар күбесенчә камералар эшләмәвенә һәм киң тишекле тартмаларга карый. Шикаятьләр тикшерелә.
Әтнә районында 92,91%, Кайбыч районында 91,13%, Саба районында 85,97% кеше тавыш биргән.
Сүз уңаеннан, Татарстан шулай ук чит илләрдә урнашкан 12 сайлау бүлеге тавышын саный. Австрия, Маҗарстан, Испания һәм Финляндия илләрендә русиялеләр тавышлары татарстаннарга кушылып санала.
Казанда ат арбасында җимерек юлда сайлауга баралар