Хөрмәтле укучылар! Азатлык бүгенге сайлаудан онлайн трансляция алып бара. Бу эшкә сез дә кушыла аласыз. Әгәр сездә кызыклы вакыйгалар, тәртип бозу, хәрәмләшү очраклары турында мәгълүмат булса, бу хакта безгә хәбәр итә, фото, видео, аудио җибәрә аласыз.
Азатлыкка фото, видео, аудио җибәрү бите email: azatliq (at) rferl.org
Азатлыкның Telegram каналына хәбәрләрне @azatliqradio исеменә җибәрә аласыз, Whatsapp номеры: +420725602255
"Кырымда "сайланган" депутатларны танымыйбыз"
Швеция тышкы эшләр министры Маргот Вальстрем: "Русиянең аннексияләнгән Кырымда Дәүләт Думасына сайлау үткәрүен гаеплибез. Кырымда "сайланган" депутатларны танымыйбыз", дип белдерде.
Кырымтатар халкы Корылтае Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Дума сайлауга кырымтатарлар күп килер дип өметләнмәсен дип белдерде.
"Аксенов күпне сөйләргә мөмкин, әмма чынлыкта аның эшләре сүзләренә туры килми. Кырымтатарларны сайлауга барырга өндәгән хакимият аларны кулга ала, урлый һәм үтерә", ди Смедляев.
Кырымтатарлар чиберек пешереп сайлауга бойкот белдерә
Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилевнең хатыны Сафинар ханым сүзләренчә, бүген Русиядә сайлау көнендә кырымтатарлар өйләрендә калып чиберек пешерә, шул рәвешле бу сайлауга бойкот белдерә.
Казанның 55 санлы бүлегеннән күчмә тартмаларга салу өчен ничә бюллетень бирелгәнлеге билгесез
Казанның 55нче сайлау бүлегендә "Родина" фиркасеннән күзәтүче Алексей Чесноков сүзләренчә, аларга күчмә сайлау тартмасы белән китүчеләргә ничә бюллетень бирелүе турында мәгълүмат җиткерелмәгән.
Сайлау комиссиясе рәисе аның бу сүзләренә җавап итеп күзәтүчеләрнең берни дә сорамавын белдереп, бу дәгъвадан котылырга тырышты. Башка күзәтүчеләр дә сайлау комиссиясе җитәкчесенең тиешле мәгълүматны бирмәвен белдерде.
Чесноков сайлау урынындагы канун бозулар теркәлгән документны комиссия рәисенә тапшыра алмады. Рәис Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итергә кушты.
"Голос" хәбәр итүенчә, Казанның 299 санлы сайлау бүлегендә "Өстәмә исемлекләр" өстәленә килеп, "мин студент" дип әйтеп, теләсә нинди КФУ тулай торак адресын атап, сайлау кәгазен алырга мөмкин. Чынбарлыкта студент икәнлеге тикшерелми. Камера исә икенче якка борылган, ул бу өстәлне күрми кала.
Башкортстанда 18:00га рәсми мәгълүматка күрә 53 проценттан артык кеше тавыш бирде. "Голос" хәбәр иткәнчә, җирле сайлау бүлекләре җибәргән саннар еш кына күзәтүчеләр, комиссия әгъзалары һәм медиа вәкилләре саннарына туры килми. Бу очракларда сайлауга килүчеләр саны арттырылып җибәрелә, ди "Голос".
Казанның 315 санлы сайлау бүлегендә тавыш бирүчеләргә сайлаганлыкка белешмә кәгазе бирәләр, дип хәбәр итә "Idel.Реалии"