Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда беренче сайлау – кырымтатарларга яңа сынау


Акмәчеттә "Бердәм Русия" тарафдарлары җыены. 16 сентябрь 2016
Акмәчеттә "Бердәм Русия" тарафдарлары җыены. 16 сентябрь 2016

18 сентябрь Русиядә Дәүләт думасына узачак сайлаулар беренче тапкыр Кырымда да уза. Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров кырымлыларны бу сайлауны бойкот итәргә чакырды.

"Аннексияләгән Кырымда Русия думасына сайлау үткәрүне Мәскәү 2014 елның март аенда үткән “Кырым референдумы”ның канунлы булганын һәм аның “нәтиҗәләрен” раслаучы яңа бер пропаганда аргументы итеп кулланмакчы. Ләкин Русиянең халыкара җәмәгатьчелекне һәм Украинаны аннексияләнгән Кырымның “Русия статусын” танытырга тырышуы бер нәрсә дә бирмәячәк. Оккупацияләнгән Кырымда узган Дума сайлавы барлык Думаның канунсыз булуына китерәчәк" диде Рефат Чубаров.

Кырымда яшәүчеләргә мөрәҗәгәть итеп ул “Русия кануннары буенча сезнең сайлауга бармау хакыгыз бар, моның өчен беркемнең сезне җазаларга хакы юк”, диде ул.

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев исә кырымтатарларның бер өлешен, аеруча бюджеттан акча алып эшләгәннәрне сайлауга барырга мәҗбүр итәчәкләрен сөйләде. Боларның саны 10 проценттан күп булмас, диде ул.

Русиянең оппозициядәге фиркәләре кырымтатарларга сайлауда катнашырга, ләкин сайлау бюллетеньнәрен бозып чыгарга киңәш иттеләр. Алар фикеренчә, шулай итеп кырымтатарлар аннексиягә каршы булуларын белдерә ала.

Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл, хакимиятләр сайлау нәтиҗәләрен ничек кирәк шулай язар, кырымтатарларның бу сайлауда катнашканын исә кырымтатарлар да Кырымның Русия кулында булганын таныды дигән пропаганданы дәвам итү өчен куллана ала диде.

Кырым Дәүләт шурасы вице-спикеры, “Кырым” хәрәкәте рәисе Ремзи Ильясов исә Акмәчәттә кырымтатар театрында конференция үткәреп, кырымтатарларны сайлауга барырга чакырды.

Кырымдагы сайлау - халыкара мәсьәлә

Украина да бу сайлаудан читтә каламды. Украина президенты Петр Порошенко Украина җирендә бу сайлауны үткерергә мөмкин булмаячак диде. Бу инде Русиянең Киевтагы илчелегендә, Одесса, Харьков, Львов консуллыкларында Русиянең Думасына сайлау үзуы икеле дигән сүз. Порошенко дөнья илләрен Кырымда узачак сайлауны танымаска чакырды.

Халыкара оешмалар Кырымда узачак сайлауга күзәтүчәләрен юлламаячакларын белдерде. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Кырымдагы “легитим булмаган” сайлауны күзәтмәячәген әйтте.

Кушма Штатлар 18 сентябрь Кырымда үтәчәк Дума сайлавының канунлыгын һәм дә аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.

“Безнең позиция ачык: Кырым Украинаның аерылгысыз өлеше булып кала. Кырым аннексиясе сәбәпле Русиягә карата кертелгән санкцияләр, Русия Кырымны контроль итүен Украинага кайтарганчыга кадәр көчендә калачак” диде АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Джон Кирби.

Кайбер күзәтүчеләр исә Кырымда узачак сайлау Кырым мәсьәләсенә, анда кеше хокуклары бозылыуна, кырымтатарларның эзәрлекләнүенә дөньяның игътибарыны юнәләтергә сәбәп була ала дип саный.

Тавыш бирүгә кыстау

Ул арада Кырымда сайлаучыларны сайлауга баруга кыстау төрләчә хәл ителә. Монда инде административ ресурс та, пропаганда да куллана. Мәсьәлән, рәсми булмаган чыганаклар әйтүенчә, Кырым хастаханәләренә авыруларны 18 сентябрьгәчә кабул итмәскә, кабул иткәндә дә аларның сайлауга открепительный талоннары булырга тиеш дигән күрсәтмә бирелгән.

Русия Думасына Кырымнан 8 депутат сайланачагы көтелә. Дүрте – бермандатлы бүлгедән, тагын дүрте – фиркә исемләкләре буенча. Кырым башлыгы Сергей Аксенов җитәкләгән “Бердәм Русия” фиркәсе исемлегенең беренче дүртләгендә үзен кырымтатар дип санаган Кырым вице-премьеры Руслан Бальбек та бар. Русиянең “Яшелләр” экология фиркәсеннән эшмәкәр Рустем Эмиров бер мандатлы бүлгедән (Керич шәһәре, 9нчы бүлге) үзен тәкъдим иткән.

Бу депутатлар Русия Думасына Кырымнан сайланса, аларны дөнья танымаячак, алар санкцияләр исемлегенә кертеләчәк дигән тавышлар инде ишетелә дә башлады.

Путинның Кырымга 15 сентябрь, нәкъ менә сайлау алдыннан килүе Керич бугазында төзелгән күпер белән бәйле дип игълан ителсә дә, Кырымда узачак сайлауның Мәскәү өчен зур әһәмияткә ия булганын күрсәткен билге буларак кабул ителде.

Мәскәү өчен сайлауда катнашканнарның саны зур булуы мөһим. Бу санның кәгазьдә зур булачагы шиксез булса, чынбарлыкта сайлаучыларның активлыгы түбән булу ихтималы зур, чөнки Кырымда Русияне хуплаучы “крымнаш”ларның яхшы тормыш хыяллары аннексиядән соңгы ике ел эчендә шулай да акланмады.

XS
SM
MD
LG