Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вконтакте" челтәре акча күчерү хезмәтен булдырды


"Вконтакте" сайтында, татар интерфейсында акча күчерү хезмәте
"Вконтакте" сайтында, татар интерфейсында акча күчерү хезмәте

"Вконтакте" социаль челтәре акча күчерү мөмкинлеген тудырды. Хәзер сайт кулланучылары MasterCard, Maestro һәм Visa банк карталары ярдәмендә шәхси хатларда бер-берсенә акча җибәрә алалар.

"Вконтакте" социаль челтәре яңартуларын дәвам итә. Моңа кадәр барлык кулланучыларны яңа дизайнга күчерүдән соң, сайт яңа онлайн хезмәт ачып җибәрде. Хәзер сайт кулланучылары бер-берсенә шәхси хатлар аша акча күчерә алалар. Моның өчен Русия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Германия, Грузия, Израил, Италия, Казакъстан, Латвия, Литва, Молдавия, Романия, Үзбәкстан, Франция, Чехия яки Эстониядә чыккан MasterCard, Maestro һәм Visa банк карталары кирәк.

Хезмәт ярдәмендә кимендә 100 сумнан алып 75 мең сумга кадәр акча күчереп була. Шул ук вакытта комиссия алына, әйтик Visa картасы өчен 1 процент алына, комиссия минимумы — 40 сум. MasterCard һәм Maestro комиссия алмаска вәгъдә итә.

Акча күчү вакыты да төрле булырга мөмкин. "Вконтакте" тараткан хәбәрдә бу вакыт 5 көнгә кадәр сузылырга мөмкин, диелә.

Яңа хезмәт әлегә сайтта һәм Android белән Windows Phone өчен рәсми кушымталарда эшли. iOS кулланучылары әлегә акча җибәрә алмый.

Белешмә. "Вконтакте" — социаль челтәр, Русиядә һәм Украинада иң популяр сайт булып санала, дөньяда популярлык буенча дүртенче урында тора. Уртача көнлек аудиториясе 60 миллионнан арта.

XS
SM
MD
LG