Accessibility links

Рөстәм Хәмитов Дума депутаты мандатыннан баш тарта


Рөстәм Хәмитов депутат мандатыннан баш тарта
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

Вакытыннан алда вазифамнан китү турында уйлаганым булмады, ди Хәмитов.

Башкорстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тарта. Ул эшен республикада дәвам итәргә җыенуын әйтә.

"Халык мине әле ике ел элек кенә сайлады. Мин аларның өметләрен акларга тиеш. Вакытыннан алда вазифамны ташлап китү турында беркайчан да уйлаганым булмады", ди Хәмитов.

Сайлау алдыннан Хәмитов шактый гына тәнкыйть утына тотылган иде. Анда элеккечә Хәмитовны урыныннан алып ыргыталар дигән тезис түгел, ә ул үзе сентябрь сайлавыннан соң Русия Думасына депутат сыйфатында китәчәк дигән раслау яңгыратылды. Имеш, ул "Бердәм Русия"нең Башкортстандагы сайлау исемлеге башында тора, димәк... Шушы елның 21 июлендә дөнья күргән “Рөстәм хан тәхеттән ыргытылачак” дигән язмада исә Хәмитовның дошманнары аны төрлечә канун бозуда гаепләргә тырышты.

XS
SM
MD
LG