Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия милли хәрәкәтенең аксакалы Мәсгуд Гаратуев вафат


Мәсгуд Гаратуев
Мәсгуд Гаратуев

22 сентябрь иртәсе кайгылы хәбәр китерде. Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең беренче президенты арабыздан мәңгелеккә китте. Җәй уртасында Мәсгуд абыйга инсульт булды. Шушы авырудан ул арына алмады.

Татар халкы яшәгән күп төбәкләрдә Мәсгуд Гаратуев исеме яхшы таныш. XX гасырның 80-90нчы елларында Мәсгуд әфәнде Ижау механика институтыннан лаеклы ялга чыгып, үзе әйтүенчә, җан тартуы буенча милли хәрәкәткә килеп кушылып, тиз арада Удмуртия күләмендә татар оешмасын булдырды. Аны ун ел дәвамында җитәкләде дә.

Удмуртиядә яшәүче татарлар тормышын үзгәртүдә Мәсгуд абый көчен җәлләмәде. Туган телен оныта башлаган милләттәшләребезнең үзаңын үстерү өчен мөмкин кадәр чаралар булдырды. Балалар бакчаларында татар төркемнәрен туплауда, мәктәпләрдә ана телен укытуда, балаларга милли тәрбия бирүдә аның өлеше әйтеп бетергесез. Русиядә бер тел, бер мәдәният дигән шигар белән эшләгән чиновникларны милли телләргә игътибарны юнәлтүне таләп итү Мәсгуд Гаратуевтан зур батырчылык таләп итте.

Мәсгуд Гаратуев ТИҮ корылтаенда чыгыш ясый. 1993-94 еллар
Мәсгуд Гаратуев ТИҮ корылтаенда чыгыш ясый. 1993-94 еллар

Үз милләтенең язмышы өчен борчылып, онытылып килгән телебезне саклап калу, үстерү һәм кечкенәдән балалар күңеленә милли рух сеңдерү өчен көчне Мәсгуд ага үз гаиләсендә туплаган. Әнисе данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алган, әтисе-бабасы Иж заводында танылган эшчеләрнең берсе, гаиләдә милли йолага нигезләнеп тәрбия биргәннәр. Мәсгуд ага Ижауның татар мәктәбендә белем алган, үзе дә шушы мәктәптә бераз укыткан. 90нчы елларда Ижау шәһәрендәге мәктәпләрдә татар сыйныфларына укытучыларны ул үзе табып, Казанга семинарларга укырга да җибәрде.

ТИҮ идарә утырышында халык белән элемтә булдыру өчен җирле мәгълүмат чаралары кирәк дигән карар кабул итә. Удмуртия телерадиокомпаниясендә башта “Очрашу”, телевидениедә “Хәерле кич” тапшыруы артыннан йөрүе дә җиңел генә бирелми. 1991 елда татар телендә “Яңарыш” газетасы басыла башлавы да Удмуртия ТИҮ президенты Мәсгуд Гаратуев башлап йөргән гамәл.

Мәсгуд Гаратуев татар оешмасы вәкилләре белән
Мәсгуд Гаратуев татар оешмасы вәкилләре белән

Республикадагы мәдәниятебезне үстерү юнәлешендә әйдәп баручы булды Мәсгуд Гаратуев. Татар коллективларына ярдәм итте. Балалар да милли моңнарыбызны белеп үссен дигән теләк белән музыка мәктәпләрендә татар композиторлары әсәрләрен програмга кертүне сорап йөрде. Әмма түрәләр моңа каршы чыкты. Шуңа да ТИҮ уен коралларында уйнаучы татар балалары өчен ел саен бәйгеләр оештырды. Татар музыкасын уйнап үскән балалар бүген үзләре сәнгать мәктәпләрендә малай-кызлар күңеленә милли көйләрне күңелләренә сеңдерә.

Мәсгуд агага куелган максатына ирешү өчен төрле биеклектәге киртәләрне үтәргә туры килде. Әмма ул беркайчан да тукталып кала торганнардан түгел иде. Максатына үзе иреште, башкаларны да шуңа өйрәтте.

Мәсгут Гаратуев хатыны Разыя ханым белән
Мәсгут Гаратуев хатыны Разыя ханым белән

Мәсгуд Гаратуев эштә дә үрнәк булды, гаиләсе дә башкалар өчен үрнәк. Мәсгуд ага тормыш иптәше Разыя ханым белән кавышканда биргән вәгъдәләренә тугры калып, балаларына, оныкларына милли рух сеңдерәләр. Гаратуевлар гаиләсенең җәмгыятьтә, иҗтимагый хәрәкәттә кылган гамәлләре бик күп гаиләләр өчен үрнәк. Гаратуевларның дүрт оныклары бар. Кызлары Лилиянең ике баласы да Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә татар телендә укыды, уллары Муратның кызы һәм улы да Ижауда алтынчы татар гимназиясендә туган телебезне өйрәнде, башка укучылар өчен үрнәк булды. Алар барысы да ана телендә бик иркен аралаша. Инде оныклары үз нәниләрен милли рухта тәрбияли.

Мәсгуд ага татар милли хәрәкәте тормышын чагылдырган берничә китап язды. Ижауда 30-50нче елларда гөрләп эшләгән татар клубы, татар басмалары турында мәгълүмат бик аз сакланган. Шундый югалтулар булмасын өчен Мәсгут ага китапларында Удмуртиядә милли хәрәкәтнең беренче адымнары, татар үзәгенең үзе җитәкләгән ун елда ирешелгән уңышлары турында тәфсилләп язды.

Мәсгуд ага Гаратуев Удмуртиядә башкарылган бихисап эшләрнең башында торды. ТИҮне җитәкләгән елларында милли ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен республика күләмендә шартлар булдырды. Алар бүген дә милли хәрәкәт вәкилләренә эш юнәлеше булып тора.

Мәсгуд Гаратуев Ижауда механика институтын тәмамлап, хезмәт юлын машина төзүчеләр заводында конструктор булып башлый. Эшчеләрнең хезмәтен җиңеләйтүгә юнәлтелгән күпсанлы тәкъдимнәр ясый. Техник фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый һәм механика институтына эшкә күчә. Анда 20 ел студентларга белем бирә, 10 ел факультет деканы вазифасын башкара.

XS
SM
MD
LG