Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полициядә канунсыз тоткарланган һәм кыйналган Илдар Ситдыйковка 120 мең сум түләнә


Кеше хокукларын яклаучы, Илдар Ситдыйковның адвокаты Игорь Шолохов
Кеше хокукларын яклаучы, Илдар Ситдыйковның адвокаты Игорь Шолохов

Югары мәхкәмә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе карарында күрсәтелгән рухи зыян өчен сумманы алты тапкырга арттырган.

Татарстанның Югары мәхкәмәсе полиция бүлегендә канунсыз тотылган һәм кыйналганы өчен Эчке эшләр министрлыгыннан Илдар Ситдыйковка 120 мең сум түләтү карары чыгарды. Шулай итеп, Югары мәхкәмә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе карарында күрсәтелгән рухи зыян өчен түләнергә тиешле сумманы алты тапкырга арттырды.

Югары мәхкәмә шулай ук республика эчке эшләр министры Артем Хохоринга "Савиново" полиция бүлегендә тоткарланучыга карата иминлек чаралары күрелмәгән өчен шәхси билгеләмә дә кертә (частное определение), дип белдерә Ситдыйковның мәнфәгатьләрен яклаучы юрист Игорь Шолохов.

2014 елның февралендә Илдар Ситдыйковны полиция хезмәткәрләре тоткарлый һәм "Савиново" бүлегенә алып килә. Тоткарланучы бүлектә 18 сәгатьтән артык тора, бернинди документлар да төзелми. Полиция бүлегеннән Ситдыйков төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Бигрәк тә башына зыян килгән була.

Тикшерү нәтиҗәсендә ун полиция хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартыла. Полиция бүлеге җитәкчесе түбәнрәк вазифага төшерелә.

2016 елның июнендә Яңа Савин районы мәхкәмәсе Эчке эшләр министрлыгыннан 20 мең түләтү турында карар чыгарган иде. Хокук яклаучылар әлеге карарны Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итте.

XS
SM
MD
LG