Accessibility links

Кайнар хәбәр

Резедә Ганиуллина: "Минем клипка караганда мөһимрәк мәсьәләләр бар"


Резедә Ганиуллина: "Минем клипка караганда мөһимрәк мәсьәләләр бар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:31 0:00

Резедә Ганиуллина: "Минем клипка караганда мөһимрәк мәсьәләләр бар"

Болгарда төшерелгән клип белән җәнҗал чыгарган җырчы Резедә Ганиуллина Азатлыкка эксклюзив интервью бирде. Ул муллаларга шулкадәр игътибар күрсәтүләре өчен рәхмәтен әйтеп, бу клипка караганда да мөһимрәк мәсьәләләр барлыгын әйтте, үзен Pussy Riot төркеме белән чагыштыруларга гаҗәпләнүен белдерде.

Болгарда Ак мәчет сурәтендә төшерелгән клип белән җәнҗал чыгарган җырчы Резедә Ганиуллина Азатлыкка белдергәнчә, аның “Җаным” клибына караганда да мөһимрәк мәсьәләләр бар, муллаларга бу клипка шулкадәр игътибар күрсәтүләренә ул елмаеп рәхмәтен белдерде. Үзен Pussy Riot белән чагыштыруларына гаҗәпләнде, ул аларны белми дә диярлек.

Барысына да үз көче белән ирешкән, продюсер, иганәче белән хезмәттәшлек итмәүче Резедәнең җәнҗал куптарган җырының авторы - продюсер һәм җырлар авторы Илфак Шиһапов. Әлеге композицияне алар алты ел элек эшләгән булганнар.

“Шәрык стилендә җырлау, иҗат итү минем кечкенәдән килгән хыялым. Болгарда моңа кадәр турист буларак кына булган идем. Атлар, дөяләр белән биеп клип төшергәнем төшемә керде. Бу клип та шул хыялымны тормышка ашыру теләге иде. Минем бер кешене дә мыскыл итәсем килмәде, ул бары яхшы ниятләр белән генә төшерелгән клип, шуңа да күңелем чиста”, диде җырчы.

Кыз үзенең дингә ышануын, сәдака биреп, корбаннар чалдыруын да билгеләп үтте.

“Беребез дә без гөнаһсыз түгелдер. Минем җавап бирерлек Аллаһы тәгаләм бар. Без хөкемдар була алмыйбыз. Мин аларның фикерләрен ишеттем, рәхмәт. Ләкин минем клипка караганда да, глобальрәк булган мәсьәләләр дә бар. Миңа мондый игътибар биргәннәре өчен дин әһелләренә зур рәхмәт”, дип елмаеп җавап кайтарды Резеда Ганиуллина үзен гаепләүчеләргә.

Интернеттагы фикер алышуларда аңа бу эшне башкарырга кем рөхсәт биргән, ник берәү дә туктатмаган дигән сораулар да еш кабатланды.

“Кайбер дин әһелләре Татарстанның мәдәният министрлыгыннан рөхсәт булгач, без бер сүз дә әйтә алмадык дигән. Андый әйбер булмады, мин берәүдән дә рөхсәт алмадым, бәлки алырга кирәк булгандыр. Шулай ук катгый итеп каршы төшүче, Резедә сеңлем, син дөрес эшләмисең дигән кеше дә булмады”, диде ул әңгәмә барышында. Шунда ук Болгарда төшерелгән клипның татар музыкаль телеканалларыннан алуын әйтте һәм үзе дә Вконтакте битеннән аны юк итте.

Хәзер ул 13 октябрьдә Казанның филармония залында үтәчәк беренче концертына әзерләнә, бу эшкә аяк чалучылар булмас дип өметләнә.

Иң кызыклы һәм ашыгыч хәбәрләрне алу өчен Азатлыкның Telegram каналына кушылыгыз!

XS
SM
MD
LG