Accessibility links

Тикшерү комитеты Болгарда мәчет янында төшерелгән "Җаным" клибын тикшерә башлаган


Җырчы Резеда Ганиуллинаның гамәлләрендә "намус һәм дин тоту иреге хокукларын бозу" маддәсендә каралган җинаять билгеләре булырга мөмкин, ди Тикшерү комитеты.

Җырчы Резеда Ганиуллинаның Болгар шәһәрендәге Ак мәчет янында төшерелгән клибын Русия Тикшерү комитетының Татарстан бүлекчәсе тикшерә башлаган.

"Хатын-кызның гамәлләрендә Җинаять кодексының 148 маддәсе нигезендә җинаять билгеләре булырга мөмкин", диелгән ведомcтво сайтында.

Әлеге маддә намус һәм дин тоту иреге хокукларын бозу турында. Тикшерү комитеты интернет челтәрен күзәтчелек иткәндә ярымүтәкүренмәле киемле җырчы Резеда Ганиуллина катнашлыгында "Җаным" видеоклибына тап була”, диелә белдерүдә.

Әлеге хәлләргә ачыклык кертү уңаеннан мәгълүмат җыю эше бара.

Бер көн элек интернетта Резеда Ганиуллинаның "Җаным" клибы шау-шу уятты.

Элек тә каршылыклы белдерүләре белән танылган Сәетҗәгъфәр Лотфуллин Фейсбук битендә Болгардагы Ак мәчет янында җиңелчә генә киенеп клип төшергән җырчыны бар татар халкын, мөселманны мәсхәрә итүдә, борынгы Болгарны мыскыл итүдә гаепләде.

Җырчы Резеда Ганиуллина исә җырның стиле шундый, мин аны үземнең һөнәри тәҗрибәмә нигезләнеп эшләдем, бернинди дә криминал юк, дип белдерә. Аны җанатарлары да яклый.

XS
SM
MD
LG