Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердәм Русия Вячеслав Володинны Дума рәисе итеп раслады


Вячеслав Володин
Вячеслав Володин

Шимбә көнне Бердәм Русия фиркасе Вячеслав Володинны яңа сайланган думаның рәисе итеп раслады.

Володинны бу урынга куюны Думага узган дүрт фирка вәкилләре белән очрашуда җомга көнне Русия президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде.

Премьер-министр Дмитрий Медведев Думаның рәис урынбасарлары итеп Ирина Яроваяны һәм журналист Петр Толстойны тәкъдим итте.

2011 елда Русия президенты идарәсе башлыгының беренсе урынбасары Владислав Сурков вазифасыннан киткәннән соң Володин уның урынын биләп килде. Президен идарәсендә ул эчке сәясәт өчен җаваплы булды.

2014 елда Володинның "Путин булмаса – бүген Русия дә булмаячак" дигән белдерүе канатлы сүзгә әверелде.

XS
SM
MD
LG